Бу ак дөнья бездән соң да калыр,
Айлы кичләр,чыклы иртәләр.
Бездән соң да кемнәрнедер-кемнәр,
Шашып сөяр, назлап иркәләр.
Әй син дөнья! Якты фани дөнья!
Берчә җиңел, берчә авыр да.
Без яшибез төрле дәрәҗәдә,
Ләкин тигез үлем каршында.
Серле дөнья! Сиңа кемнәр килеп,
Кемнәр генә синнән китмәгән ?!
Язмышлардан өстен куйсалар да,
Бармы сиңа башын имәгән ?
Гомер йомгакларын һәркем сүтә,
Үтә. Көтә . Нидер өмет итә .
Сыный тормыш салкын судан алып,
Кайнар утларында өтә-өтә.
Һәр туар көн нидер вәгъдә итә,
Җанга өмет, ялкын- куз сала.
Канатларым күктә -аяк җирдә,
Офык ярып кояш кызара.
Мең-мең йолдыз күккә сибелгәндә,
Йөрәккенәм куя сызылып.
Йокы качкан йөзем ай иркәли,
Караңгылык аша сузылып.
Таңда тагын олы юлга чыгам,
Күзләремне үз кыйблама төбәп.
Галәм гизәм, диңгезләрдә йөзәм,
Дөнья йөген иңнәремә төяп.
Хыял белән күкләр айкап аргач,
Җиргә төшәм көч-хәл алырга.
Мин бит Кеше! --бары җирдә тиеш,
Күкрәк белән юллар ярырга.
Кадерле дусларым!
Мин сезгә үземнең тагын да бер иҗат җимешемне тәкъдим итәм. Дөнья,гомер, сөю ,хыял ,җир вә күк фәкать без- кешелек шушы кыйммәтләр белән тыгыз бәйләнештәбез.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 89