Яңгыр сыман җиргә яфрак ява,
Сагышланып сары төс белән.
Урман сукмагыннан атлап киләм,
Көзге келәм-киез өстеннән.
Алтын көзем агач-куакларга,
Өр-яңадан күлмәк тектергән.
Томан күксел челтәр бәйләп элгән,
Табигатькә моңсу төс кергән.
Куе карангылык сыекланып
Күренсә дә үтә-үтәдән,
Ай хушлашып. Кояш калыкса да
Сафлык сибелсә дә иртәдән ,
Саран гына сибә нурын кояш,
Салкынчарак кичләр,иртәләр.
Чылбыр-чылбыр тезелеп киек казлар,
Туган җирне ташлап китәләр.
Еллык ризык биргән кыр-басулар,
Көзге уңыш җыеп озаткан.
Игенченең ап-ак күлмәгенә,
Ачы тиргә катыш тоз каткан.
Хезмәт тәме, яшәү яме биреп,
Үтеп кергән йөрәк түренә.
Бәхет белән ачы тире бергә,
Сөю булып тамган җиренә.
Кадерле дусларым, туганнарым!
Сезнең игътибарыгызга бик күп еллар элек кырда игенчеләр алдында чыгыш ясагарга оештырылган чарага багышланып язылган шигыремне тәкъдим итәм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 52