Чиксез бәхетлемен дигән уйда,
Авылыма кайтып барышым.
Әткәй-әнкәй көткән туган йортта,
Басар өчен йөрәк сагышын.
Зур шәһәрнең тынчу һавасыннан,
Шау-шуыннан бераз качарга.
Бала чактай бәбкә үләненә,
Ялан аяк белән басарга.
Бик еш кайтам шушы юллар аша,
Якын итеп ерак чакрымны.
Каршы алчы авылым синдә туып,
Канатланып очкан кошыңны.
Һич бер җиргә алыштыра алмам,
Җанга бары синдә тынгы табам.
Оҗмах хозурына тиңләшердәй,
Гомер бүләк иткән бусагам.
Ихатага керер сукмакларың,
Такыр әле үлән үсмәгән.
Ишек бикләнмәгән . Тәрәзәңдә
Балкып янган утың сүнмәгән.
Бар бит үксез ятим калган йортлар,
Әти-әни каршы алмаган.
Сагынганда кочып елар өчен,
Нигез ташлары да калмаган.
Чиксез бәхет туган нигеземә,
Атлап кергән һәрбер адымым.
Тик бер генә сорау бу бәхетне,
Тагын күпме татый алырмын ?!
Кадерле дусларым!
Туып үскән йорт бусагасында әти-әни каршы алган чакның һәр мизгеленең кадерен белегез чөнки бу бәхет мәңгелек түгел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 45
Ускэн йортны,туган жирне,
Эйтегез , кайсыгыз сагынмый?!