Предыдущая публикация
Чыгып киттем бер мәл туган яктан,
Бөтенләйгә диеп китмәдем.
Кайтырмын дип кенә киткән идем...
Сизми калдым гомер үткәнен.
Җилләр булып, еллар очып үзган,
Читтә узган гомер агышым.
Таулар елаганын ишетәмен...
Тау - ташларга тулган сагышым...
Күңелдә моң бүген... Сагышлы моң...
Тауларга да шул ук моң тулган!
... Әллә инде туган якларымда,
Йөрәгемнең яртысы калган!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3