Бик озын, 54 ел, хезмәт юлларым узган Уразмәт
авылында туып-үскән авылдашларым һәм якташларыма әйтәсе сүзләрем бик күп минем. Чөнки, авылыбызның бүгенге тормышы да, киләчәге дә, бүген генә түгел, гомерем буена да, йөрәгем аша уза!
Авыл мәчетендә 2016 елда, изге күңелле бик күп кешеләрнең ярдәме белән башланып киткән һәм, җиде ел дәвамында, алып та барылган ремонт эшләрен төгәлләп куюда, бүгенге көннәрдә, изгелек эшләргә теләге булган һәр кеше дә, катнаша ала. Аеруча да, авылдашлар һәм якташлар, мәчеттә алып барылган, инде бу изге эштән дә, берүк кенә, читтә калмагыз. Бу бит - ике дөньяга да җитәрлек савап алу өчен, һәкемгә дә, бик зур мөмкинлек. Мәчет йортына терәтеп, зур гына җылы коридор да төзеп куйыйк туганнар. Чишенеп-киенү урыны. Тәһарәтнәмә. Болар, ишектән кергәндә уң якта эшләнелсә. Сул ягында: чәйләр эчеп, ризыкланып алу урыны булыр, Аллаһ теләсә. Халык өчен менә шушы өстәмә уңайлыклар да, кирәк икән лә! Мәчеттә Дини укулар оештырган вакытларда да, намаз укырга олы юлдан үтеп баручы юлчылар өчен дә, авылдашларым өчен дә - бик кирәк. Бер эш башланып китсә, гадәттә, Аллаһу Тәгалә эш барышында, менә шулай, яңа идеялар бирә, Әлхәмдүлилләһ! Әле дә шулай килеп чыкты.
Үткән уку елында авыл мәчетендә 11 кеше гарәп телен өйрәнү буенча оештырылган укуларга йөрде! Күбесе дәресләргә, өенә дә кермичә, турыдан-туры мәчеткә килеп керә. Килеп кергән кешеләр өчен чәй эчеп алу мөмкинлеге дә булмагач, һәйбәт түгел. Бәйрәм көннәрендә дә, андый урын бик тә кирәк. Арытаба да, өебездә бәйрәм табыннары үткәрү мөмкинлеге, билгеле ки, булмас. Юлчылар килеп керсәләр дә, аш өстәлләре әзер булып утырса, ничек тә яхшы булыр иде, юлчылар өчен дә! Авыл мәчете олы юлдан нибары 900 метр ераклыкта. Аннары, шунысы да бар. Кайчан да булса, авыл халкы да, күмәкләшеп, концертларга һәм аш табыннарына гына түгел, мәчеткә дә йөри башларлар, Аллаһ боерса! Авылыбызның , бүгенге көнне үксез ятим булып утырган , шушы бердәнбер мәчетенә, ИншәәАллаһ, халкыбыз да йөри башласа, шундый төсле уңайлыклар һәркем өчен дә - яхшы! Аеруча да, авылда яшәүче халкыбызны чакырам бу эшкә! Инде, арытаба да, авылыбызның бердәнбер мәчете, ятим булып утырмасын иде. Агымдагы елда башкарыласы төзелеш эшләренә иң элек үзебез кузгалсак, Аллаһы Тәгалә теләсә, чит тарафлардан да, чит кешеләр арасыннан да, ярдәмчеләр, ИншәәАллаһ, табылыр. Аллаһы Тәгалә теләсә, кушылып та китәрләр. Быел ук: төзелеш эшләре дә, мәчеттә алып барылган ремонт эшләре дә, ичмасам инде, шушы эшләрнең башланып китүенә сигез ел дигәндә, тулысы белән, ниһаять, төгәлләнеп тә куелыр! Әлбәттә инде, ичмасам быел, инде күмәкләшеп тотынсак. Чираттагы бу эшебез дә, ИншәәАллаһ, хәерле сәгатьләрдә башланып китсен! Әмииин!
Әйтергә кирәк, авыл мәчетендәге ремонт эшләре, бик озакка сузылып дәвам итсә дә, елның-елында, һаман да, хәрәкәттә кала килде, ни сөенеч!!!
Әлхәмдүлилләһи Раббиль Галәмин! Ә быел, инде төгәлләнеп тә куелсын иде, ИншәәАллаһ! Югыйсә, бигрәк озакка китте!..
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4
халык карамагында. Мәчетләр, һәркайда да, урындагы җирлектә яшәүче халыкның мөлкәте. Клара Тукаева.
халык карамагында. Мәчетләр, һәркайда да, урындагы җирлектә яшәүче халыкның мөлкәте. Клара Тукаева.