Уразмәт авылы буенча сугыш корбаннарының саны ул вакыттагы исемлек буенча, 79 иде. Алай гына түгел икән лә! Ике Юбилей арасындагы эзләнү эшләремнең нәтиҗәсендә, халык хәтереннән онытылган сугыш корбаннары да бик күп табылды!
Сугыш барган елларда яу кырында, УРАЗМӘТ АВЫЛЫННАН, ТАГЫН ЕГЕРМЕ ИКЕ ЯУГИР-СОЛДАТ ЯУ КЫРЫНДА ИЛЕБЕЗ АЗАТЛЫГЫ ӨЧЕН БАШЫН САЛГАН! Аларның барысы да, шиксез, Уразмәт авылында туып - үскән һәм барысы да, илебезне сакларга шушы авылдан сугышка чыгып киткән!
Ләкин, авыл халкы тарафыннан гомерлеккә онытылганнар иде... Уразмәт авылы буенча, сугыш корбаннары 79 гына түгел, яңа мәгълүматләр буенча, 101 булып чыкты!
Җиңү солдатларының исемлекләре буенча да онытылган солдатлар бар! Гомер-гомергә исемлекләрдә 43 Җиңү солдаты дип йөрдек. Баксаң,, ҖИҢҮ СОЛДАТЛАРЫ ДА 58 (илле сигез), булып чыкты!..
Яугир солдатларны онытырга хакыбыз бармы икән? Әйтергә кирәк, Җиңү солдатлары арасында да, кайтмаган солдатлар арасында да, онытылган яугирлар, тагын да бар!!!
Тагын табылдылар!
Алар өчен, минем җаным әле дә, тыныч түгел... Чөнки, инде аларның да исемнәре халык өчен, хәзергә, билгесез булып калды. Ай-һай, хәзергә генә микән!..
Җиңүнең 75 еллык Юбилеена авылыбызда 159 яугир-солдатның исемнәрен мәңгеләштереп, изге күңелле зур булмаган бер төркем уразмәтлеләрнең матди ярдәме белән, авылда 2021 елда
МЕМОРИАЛЬ КОМПЛЕКС
хасил булды.
Шушы Комплекска куясы яугир-солдатлар, һаман да бар!
Һаман да табылалар! Тик, хәзергә, бу мәсьәлә, әле дә, үзгәрешсез кала килә...
Шул турыда уйлап, ул исемнәрне дә мәңгеләштереп кую өчен, күмәкләшеп хәстәрлек күрәсебез бар!
Изгелектән туа матурлыклар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2