Аллаһның кодрәте чиксез икән!
Авыл мәчетендә, быел, ремонт эшләре башланып китүгә сигез ел тулып узган көннәрдә, инде янкорма да төзеп, шушы бүлмәдә халкыбыз өчен өстәмә уңайлыклар булдыру мөмкинлеге дә туды. Бу эшләр белән авылыбыз өчен бөтенләй чит булган Стәрлетамак егете җәйдән башлап, бүгенге көннардә дә машгуль булып йөри.
Иң мөһиме, бу эшләребез дә азагына таба якынлашты.
Анда: аш булмәсе, тәһәрәт алу урыны һәм Раббым насыйп итсә, зәңгәр ягулык булдырып кую өчен кирәк буласы газ оборудованиелары куелыр, Ин Шәә Аллаһ! Бу көннәрдә, иганәчебез, әйтергә кирәк, шушы бик изге күңелле яшь егет, (шәхси эшмәкәр) авыл мәчетендаге яңа төзелеш өчен, ике тәрәзә һәм ишек җибәрү нияте белән янып йөри, рәхмәтләр яугыры бала!!!
Бу егет миңа йөргән юлымда очрап, бервакыт, үз машинасына утыртып, бер генә тапкыр, Раевкадан өемә кадәр алып кайтып куйган иде.
Шуннан бирле, авыл мәчетендәге эшләремдә ул мине үзенең ярдәменнән аермый. Могъҗиза бит бу!Үзенең эш хакыннан бүлеп, Уразмәт авылының мәчетенә, ай саен, төзелеш материаллары җибәрә.
Ә мин - өемдә генә утырып, УЛ җибаргән әйберларне кабул итүче!
Өмәләр ысулы белән төзелеш эшләрен оештыручы!
Йөрисе дә юк.
Төзелеш материалларына акча түлисе дә юк, очраклы машиналарга утырып йөргән юлларыма да - акча түгәсе юк. Нәрсә кирәк булса, шул әйберләр мәчет йортына, шушы егетнең куллары аша, кайчан кирәк шунда, килеп тә керә!
Ни кирәген, үзе ук, белеп тә тора, күреп тә тора! Шушы эшләр өчен иганәчебез безне, хастәрлегеннән дә аермый. Үз эшләре дә, гаять күп булуына дә карамастан, мәчеткә дә, килгәләп тора. Хәтта ки, ни кирәген әйтәсе дә юк бит ул аңа! Аллаһу Тәгаланең чиксез зур кодрәте бит бу!!!
Безнең икебезнең Раевка - Стәрлетамак автомобиль юлындагы көтмәгәндә очрашуыбыз, очраклы булмаган икән! Күрәсең, шушы очрашуыбыз
Аллаһы Тәгаләнең
бу балага биргән теләге, бәлки әмере булгандыр. Бала дип әйткән сүзем, әлбаттә, урынлы түгелдер.
Ләкин, оныкларым яшендә булган һәм, яшь булуына да карамастан, инде шәхес булып та өлгергән, шушы Кешегә, балам дип әйтсәм дә, гөнаһ булмас.
Шундый бала үстергән әнкәсенә дә, үзенә дә авыл халкы исеменнән тирән рәхматемне белдерәм!!!
Аллаһ рәхмәтларе насыйп булсын!!! Шунысы дә бик сөенечле!
"Ярдәмем төзелеш эшләре төгәлләнгәнче дәвам итәчәк, Аллабирса. - Апа, сез бу эш өчен һич тә борчылмагыз",- дип әйтте ул миңа беркөнне шушы егет!
Аллаһ рәхмәтләре явып торсын, ике дөньяның да рәхәте һәм бәхете насыйп булсын : шушы асыл егеткә, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисенә, Ин Шәә Аллаһ, жиргә атлап баскан һәр адымнары саен, рәхмәтләр яусын!!! Әәәмииин!!!
Һәм, әлбәттә инде төзелеш эшларендә катнашы булган изге күңелле кешеләрнең барысына да - Аллаһ рәхмәтларе яусын, Иман байлыгы, Иман ныклыгы, ике дөньяның да бәхете насыйп булсын!
Шулай ук, бик зур дәрәҗә, Аллаһ колы булу дәрәҗәсе, ягъни, бу дөньяда, бары тик Аллаһу Тәгаланең генә Колы булып гомер кичерү бәхете, насыйп булсын иганәчебез Рәмилгә, Рәмилнең гаиләсенә, ати-әнисе һәм нәсел-ыруына, мәчеттәге ремонт һәм төзелеш эшләрендә тәүге көннәрдән башлап, бүгенге көннәргә кадәр, катнашы булган, чит тарафларда яшәүче изге күңелле, олы йөрәкле, йомарт кешеларгә, диндәшләремә, авылдашларыбызга һәм якташларыбызга!
Төзелеш эшләрендәге стеналарны күтәрү, Янкорманың түбәсен ябу эшләрен балаларыбыз эшләде.
Кәрнизне төзеп кую эшләрен башкару өчен, балалар, Ишимбай шәһәреннән бер эшче китереп киттеләр.
Ул егет оста куллы кеше булып чыкты. Рөстәм Рәвил улы Абдуллин. Бу егет, үзенә тапшырылган эшләр төгәлләнгәнче, үзебез белән бергә яшәде. Бер айга якын мәчеттәге төзелеш эшләре белән көннәр буена мәшгуль булып йөрде.
Хәниф Хәзрәт җитәкчелегендә
Әлшәй райнының Сарыш һәм Әүрез авылларыннан, бишәр кеше, диндәшларебез, бер машинага утырып, берничә кабат безнең авылның мәчетенә, ерак дип тә тормыйча, ихлас күңелләре белән килеп, төзелеш эшләрендә, Аллаһ ризалыгы өчен дип, эшләп йөрделәр.
Ирек Хәзрат белән аның диндәшләре: Абдрахман, Рим исемле һәм башка күп кенә башка егетләр( исемнәрен оныттым, Аллаһ белгүче), Стәрлетамактан килеп, ничек тә эшләрне тогәллап куярга тырышып, сентябрь һәм октябрь айларында ял көннарендә, атна саен килеп, мәчеттә эшләп йөрделәр. Ирек белән Абдрахман, быел гына да түгел, соңгы өч ел дәвамында да, тормыш иптәшемнең дә, минем дә исәнлекләребез ару нык кына какшаганлыктан, мәчеттәге бөтен булган авыр эшләрне, алар, үз иңнәренә салды.
Авылыбызның мәчете Стәрлетамактан килүчеларга дә, Раевка аръягындагы авыллардан килүчеләргә дә, тирә-якта урнашкан авыллардан яшәүчеләргә дә, ерак түгел икән!
Авылдашларымнан көз көне оештырылган өмәләрдә: Гамир, аның улы Радмир, Илдар, Хәниф һәм Сабир катнашты.
Төзелеш эшләренең күбесе, көзге айларда, башлыча, әнә шулай, өмәләр ысулы белән дәвам итте.
Аллаһ рәхмәтларе насыйп булсын кадерлеләрем, сигез ел буена дәвам иткән ремонт һәм төзелеш эшларендә катнашы булган һарбарчагызга да!!!
Аллаһ колы булып гомер кичерү - бик зур, дәрәҗә!
Андый бәхетне Раббыбыз һәркемгә дә бирми! Шушы бик зур дәрәҗә насыйп булсын барыгызга да!
Изгелекне дә, билгеле ки, һәркем дә эшли алмый. Яхшылыкны, бөтен кеше дә эшли ала һәм эшли! Уразмәт авылының мәчете - Аллаһ колы булып гомер кичерүче халыкның бик зур изгелеге.
Изге күңелле халкыбызга юллаган изге теләкларем кабул булсын иде! Йа Рабби!
Догаларымны кабул кыл Раббым!
Ин Шәә Аллаһ, кабул була күрсен барыбызның да изге теләкларе!
Иң мөһиме, һәрбарчабызның да шушы изге гамәлләребездән Аллаһ риза булсын!
Йа Рабби!
Йа Рабби!
Йа Рабби!
Без бит, барыбыз да, изге гамәлләребезне, фәкать,
Аллаһ ризалыгына ирешү өчен башкарабыз. Гамәл кылабыз!!!
Комментарии 11
Әлбәттә инде, Аллаһ теләсә!