Башкортстан Республикасының Уразмәт авылында, шушы соңгы бер чорда, изге күңелле бер төркем авылдашлар һәм якташларыбыз белән берлектә, без илебез халкына азатлык һәм бәхетле тормыш алып килгән Җиңү көннәрен, Юбилейларны, Шәҗәрә бәйрәмнәрен ел саен, зур бүләкләр белән каршы алырга тырышабыз. Бәйрәмнәрне "СӨЕМБИКӘ" татар фольклор ансамбленең үзешчән әртисләре белән бергәләп, күмәкләшеп әзерлибез, бергәләп оештырабыз! Бик матур, гаять зур авыл бәйрәмнәре оештырып авылдашларыбызны халык алдында хөрмәтлибез. Шушы күренеш , башка урыннардагы кебек үк, безнең авылда да, бик матур күркәм гадәт! Ә инде, зур бүләкләребез, гадәттә, башлыча олуг Юбилей көннәренә багышлап әзерләнә. Мәсьәлән, Бөек Җиңүнең 60 еллык Юбилее уңаеннан авылда 79 яугир-солдатның, авылдашларыбызның исемнәре мәңгеләштерелеп куелган иде( 2006 елда) Алтмыш биш еллык юбилей көненә, Архив язмаларына нигезләнеп, дистәләгән авылдашыбызның, яугир-солдатларның, шәҗәрәләрен төзедем! Җиңүнең 70 еллык Юбилеена, үзнәшер ысулы белән, фәкать үземнең генә матди хәлем белән, авыл халкының сугыш чорындагы тормышы турында " Онытылмый сугыш еллары" дигән китабым нәшер ителде!
Җиүнең 75 еллык Юбилеена өлгертергә теләгән бүләгебез гаять зур һәм күмәк көч белән аткарылып куеласы эш иде. Ул да булса, элегрәк куелган истәлек ташлары янына яңа матурлык өстәп, шул урынга тагын биш кисәктән торган кара төстәге гранит ташлар әзерләп, шул ташларга сугыш корбаннарының һәм Җиңү солдатларының исемнәрен язып, һәрбер солдатның исемнәрен исемнәрен, ташка язып, мәңгеләштереп куясым килде... Соңгы чорда, Архив язмаларына күмелеп, эзләнү эшләре алып баруым нәтиҗәсендә, сугышта һәлак булган, халык тарафыннан инде күптән онытылган тагын егерме ике яугир-солдатның исемнәрен таптым!.. Шул исемнәрне ни җаным белән кәгазь битләрендә калдырыйм?!. Тагын егерме ике солдат! Сугыш корбаннары!.. Яңа исемнәр!.. барысы да: шушы авылда туып-үскән, шушы авылдан сугышка киткән... Тәүге тапкыр, 2006 елда 79 СУГЫШ КОРБАННАРЫНЫҢ исемнәрен мәңгеләштергән чагыбызда, нишләп икән инде, ул исемнәр бер генә авылдашыбызның да хәтеренә килмәгән икән?! Мин башка авылда туып-үскән кеше булсам да, башкалар бит, әйтергә кирәк, бөтен авыл халкы: шушы авылда туып-үскән кешеләр, шушы авылда яши, онытылган исемнәрнең барысы да авыл халыкның туган-тумачалары, нәсел-ыруы...
Көннәр язгы якка авыша башлау белән, авылдаш һәм якташларыбызның ярдәменә өметләнеп, бергәләп шушы эшкә тотынырга тәкъдим ясадым. Сугышта һәлак булган менә шушы, халык хәтереннән җуелган 22 солдатның исемнәреннән тыш, илебезгә Җиңү алып кайткан солдатларның да унбише онытылган булып чыкты. Кулымдагы кәгазь битләрендә 37 яңа исемнәр... Шул исемнәне истәлек ташларына язып куймасак, аларның барысын да мәңгелеккә онытыр иде халык хәтере! Әмма дә ләкин, шушы эшкә кушылып китәргә әзер торучылар, ни аяныч, авылыбызда бик аз булып чыкты... Ярдәмчеләребез аз дип , тукталып каласы эш түгел иде бу! Тукталып калмадым! Алга таба юнәлеш тоттым! Башлыча, пенсия яшендәге кешеләрдән торган Уразмәт авылы өчен, шунлыктан, бик авырга туры килде бу эш. Җитмәсә, эш барышында яңа идеяләр, яңа планнар да туа торды... Бер генә кисәк таштан торасы эшнең күләме , көннән-көн, зурая барды, арта барды! Бер тотынганда тыл батырларына да, сугыш чоры балаларына да, Җиңү яулап кайткан яугир-солдатларга да хөрмәтебезне күрсәтеп, истәлек ташларының санын күбәйтеп җибәрәсем килде. Кара төстәге кыйммәтле гранит ташлар!.. Эшләребез бик озакка сузылып, Юбилейның икенче елына гына, 2021 елның Җиңү көненә кадәр дәвам итте... Бердәмлегебез җитенкерәмәү сәбәпле, ЮБИЛЕЙ КӨНЕНӘ өлгертеп куясы эшебез дә, мәчеттәге ремонт һәм төзелеш эшләре кебек үк, озакка сузылды! Бик күп авылдашларыбыз һәм якташларыбыз шушы кадәр дә зур изге эшкә катнашудан баш тартты... Авылда 80 йорт хуҗалыгы бар. Авылдагы һәрбер йортка барлык авылдашларымның да өчәр-дүртәр, бишәр-алтышар балалары, инде күптәннән үзаллы дөнья көткән оныклары һәм туруннары, нәсел-ыруы кайтып йөри...
Яз башыннан бирле, ул елны, халык белән кабат-кабат сөйләшүләр дә алып барылды. Интернет челтәрләрендә белдерүләрем чыкты. Бер йөз егерме якташыбызга хат белән интернет аша сорау-үтенечләр җибәрелде... Шул хатларыма, нибары ике якташыбыз җавап кайтарды...
Шулай итеп, Бөек Җиңүгнең Юбилей көненә өлгертеп куеласы бүләгебез соңгарак калды. Әмма ләкин, эшләр тукталмады! Аллаһы Тәгаләнең, изге күңелле кешеләрнең ярдәме белән, авырлыклар, инде: артта калды! Авылыбыздагы МӘҢГЕЛЕК ХӘТЕР дип аталган мәйданда 2021 елда, тагын бер яңа матурлык туды! Бүген мин авылыбызның шушы урынын МӘҢГЕЛЕК ХӘТЕР ҺӘМ ИЗГЕЛЕК МӘЙДАНЫ дип йөртәм... Халык бу исемне ничек кабул итәрен вакыт күрсәтер.
Шушы эшкә үз өлешен керткән изге күңелле авылдашларыма һәм якташларыма АЛЛАҺ РӘХМӘТЛӘРЕ ЯУСЫН!
Истәлек ташларын урнаштырып кую эшләренең чыгымнарын үз өстенә алырга теләк белдерүчеләр табылса, әле соң түгел! Анысы, ХӘЗЕРГӘ, минем җилкәмә яткан зур бурыч булып тора. Бу эшне үз өстенә алучы кеше табылмаса да, һич тә рәнҗемәм! Инде, борчылмам да, гәрчә, шушы МЕМОРИАЛЬ КОМПЛЕКСТА ҮЗЕМНЕҢ ДӘ, ИРЕМНЕҢ ДӘ беркемебез дә булмаса да!!! Туган җирем - Усылы төбәге. Уразмәттә 53 ел хезмәт юлларым үтте. Мин бу авылда җитмеш биш яшемә кадәр "хезмәт эчендә йөзмәктә" булдым. Бүген, инде дүртенче ел, "йөзем белән җир себереп" дигәндәй, бары тик бик зур җәмәгать эшләре генә алып барам. Ягъни, 79 нчы яшем белән барсам да, һаман да - халкыбызга хезмәт итәм. Чөнки, ярты гасырдан да артыграк гомерем узган бу авыл миңа да, туган авылым кебек үк, бик якын. Кадерле!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 7