Табигатьнең газиз баласы без
Җаннарыбыз монда береккән
Табигать беләдер ул үзен ихтирам иткән, эчкерсез, самими күңелле баласының бу дөньяны кайчан калдырып китәсе көнен... Беләдер, сизенәдер, шуңа да алдан әзерләнәдер, төрлечә “сабыен” юатырга, фатихасын биреп, бәхилләргә тырышадыр. Эштән башканы белмәгән, авыл тормышы белән янып яшәгән, туфракның, болын-тугайларның кадерен белгән Сабирның да бу тормышны калдырып, мәңгелеккә китәсен алдан тойган ул! Шулай булмый, быел аның бакчасы яшелчә-җимешенең уңышы белән барыбызны таң калдырып, һәммәбезне дә аптыратты. Сабир хәләле белән туфракка нәрсә төртсәләр, бу җәйдә шул актарылып уңды. Ничә еллар иренеп кенә җимешләнеп утырган алмагачларының быелгы алмалары шаккатырлык эре, сусыл, тәмле иде. Ә розалары соң! Ихаталарына килеп кергән кешеләр бу гөлләрнең түгелеп утырганына сокланып: “Быелгы яңгырлы, суык җәйне бер кешенең бакчасы болай күкрәп утырмый, ничек тәрбиялисез бу падишаһ-чәчәкләрне?” – дип мөкиббән китеп, хайрән калып карап торды. Күз генә тимәсен, берьюлы бөтен нәрсә дә күкрәп утыра алмый болай! Артык зур яшьтә булмаган алмагачлары эре-эре алмаларын көчкә күтәреп утырды. Тынгысыз Сабир аларны Ү хәрефенә ошаш таяклар белән күтәртеп үк куйган иде. Хуҗаларының мондый игътибарыннан үзләренчә канәгать булып утырды алмагачлар. Чия-карлыганнары да ишелеп уңды. Бәрәңге бакчасының бер өлешендә кабаклары тәгәрәшеп ята. Ипи чиләге кадәр дип әйтерләр иде аларын борынгылар. Башка яшелчәләре һушны алырлык! Мең кояш яктырткан кебек көндезләрен табактай эре башларын көчкә күтәреп көнбагышлары сары нур таратты. Тирә-яктагыларның яшелчә-җимешләре бу җәйне бирегә ияләшкән суык яңгырлардан күшегеп бетеп, бакчаларында бөрешеп утырды. Ә монда җәннәтнең бер өлеше кебек! Сабирның соңгы җәе, хушлашу мизгеле булган бит бу җылы айлар! Табигать яраткан баласын бернигә карамый уңышы белән бүләкләгән, фани дөньяда кылган яхшылыклары өчен туфрак ризалыгын шулай биргәндер аңа! Күңеленә рәхәтлек, канәгатьлек салып, эшләгән эшләрең, кылган гамәлләреңнең игелеген күр әле, газиз балам, дигәндер...
Армиягә киткәнче колхозда “Казахстан” тракторында, комбайнда язын, җәен, көзен колхоз басуларын иңләде. Гаиләгә килгән бәла –әтисез ел ярым яшәгән мәлдә дә, биш балалы әнкәсенә ныклы таяныч булды. Сыер-сарыгына кышын печән әзәйгәч, эскерт тарттырган чакларда әнкәсе биреп җибәргән түшәк тышына кайткан саен кәбәк тутырып алып кайтты. Олыларча фикер йөртте, аксакалларча тормышка җитди бакты. Булырдай бала алтыда да баш булыр, булмастае алтмышта да яшь булыр дигәннәр бит! Гаиләнең ышанычы, ярдәмчесе булды шул кечкенәдән үк Сабир. Туганнарына үрнәк, калган яшьтәшләренә өлге булып яшәде һәрчак! Себер тарафларына чыгып китеп, әти-әнисенә өй салырга, апайларын үстерешергә ярдәм иткән бу авыл егетенең ярты җаны биредә яшәде. Отпускы вакытында диңгезләргә барып ял итү мөмкинчелеге килеп туганда да, монда калган ярты җаны дәшеп, аны бирегә тартты. “Эх, авылда яшәсәм, бәрәңге бакчасын тутырып, бакча җиләге үстерер идем. Тирә-якка җимеш агачлары утыртып чыгар идем. Шушы туфракның кадерен белеп, рәхәтләнеп кенә яшәсе бит авылда!” – шулай сөйләнә иде ул туган җирен өзелеп яратып.Тормыш мәшәкатьләре белән бер барып урнашкан эшеннән тиз генә китә алмады шул. 40 елга якын шахтада таш күмер чыгарып, орден-медальләргә лаек булды. Җегәрле иде авыл егете. Авылга да кайтты, 15 елга якын туфрак җылысын тоеп, аны кадерләп, урман-болыннарыннан көч җыеп яшәде. Нигез тергезеп, йорт-курасын балкытып күтәреп куйды, һәр кадагын үзе какты һәм хыялындагыча тырышлыгы аркасында өч яктан уратып алган оҗмах бакчасы да хасил булды. Җәмәгате дә шушы авылдан булып, бергәләп, матур гаиләдә алмадай ике бала үстерделәр. Соңгы елларны көзен соңлап җылы якка китүче кошлар кебек кышкылыкка шәһәрдәге фатирларына китсәләр, авылга сыерчыклар белән бергә язын кайтып та җиттеләр. Туган якның рәхәт һавасын кадерләп, сулап туялмыйча, кайтып керү белән кәртә-кураларны матурлау, бакчаларын тәртипкә китерү эшенә тотынды ул һәрчак. Ләззәтләнеп эшләде, бер минут тик торасы килмәде аның. Мунчасы гына да башкаларныкына ошамаган, хыялында йөрткән бөтен матурлык-яктылык белән нурландырып салынган иде ул. Ә якканда, тәрбияләнеп, чишмә сулары ташылган, каен, ак чыршы миллекләре пешекләнгән булды. Ихатасындагы әкияттәгедәй күлендә күңелгә тынычлык биреп, балыклары йөзде. Һәр эшләгән эшен тәмен белеп, җаныннан үткәреп, ләззәт белән башкара иде шул... Азаккы елларны иген басуы кырына баса да, шул киңлеккә озаклап карап тора. Яшьлегендә трактор-комбайны белән иңләгән кырларын уй-хыял канатында үтә иде ул хәзер. Тракторга утырып эшлисе, шуларны эшкәртәсе килә иде аның. Тик сәламәтлеге какшаган иде шул бу авыл баласының! Утыннарын кадерләп, матур яркаларга ярып урнаштырып куя. Әрәмәлектән чикләвек корылары алып кайтып, авыл миченә тансыклап ягып, ялкынын күзәтеп утырырга ярата иде кичләрен. Ул корыларның шундый юаннарын таба, гомердә беренче мәртәбә мондый чикләвек агачы кәүсәсен күреп, гаҗәпләнеп торасың! Аның үзе генә белгән каен, җир җиләкләре үскән акланнары да бар. Табигать игелекле ана бит ул! Әнә хәзер, авылда Виктория дип йөрткән бакча җиләге дә басу-кырларда үсә башлады. Ул тәмлекәчләрне яраткан чыпчыклар җиләкләрне урман ягына томшыкларында күтәреп алып китеп таратадыр инде орлыкларын тирә-якка. Урын-урын җиргә килеп чыксаң, эре, пешкән бакча җиләкләре җәйрәп ятканын күрәсең! Я, Алла, пешәселәре күпме әле боларның, бигерәкләр дә күп бит! Кыргый урман алмагачлары да Сабирның туган авылын уратып алган хәзер. Аларны җыеп, киптереп файдасын күрәсең, язларын кар астыннан баш калкыткан умырзая һәм дымлы туфрак исләре башларны әйләндерә. Сыерчыкларның өзелеп-өзелеп сайравын сандугачларның сихри моңы алмаштыра. Яшәве нинди рәхәт! Бу могъҗизага карата җаны тулы мәхәббәт йөрткән кеше һәр мизгелнең кадерен белеп таң кала. Сабир нәкъ шундый кеше иде, матурлык тудырырга омтыла шул андый җан. Соңгы елларда бал кортлары сатып алып, умарталарын үзе эшләп, башларын да ишәйтте ул. Оҗмах бал кортсыз була мени? Җәй буе бу Алла кошларының очып, сихәтле чәчәкләрнең серкәсен ташуын күзәтүе, аларның оялары алдында кичен гөжләп бал җилләтүләренең авазлары йөрәгенә дәва булып ята иде. Үз куллары белән һәр кадагын кадерләп кагып, кышкы суыкларга бирешмәслек, җылытып эшләнгән омшанигына урнаштырып киткән иде ул бу юлы да җан дусларын. Барасы килмәгән иде шул ерак тарафларга, кышкылыкка китәсе килмәде аның быел. Дөнья мәшәкате бит, әле теге эшне төгәллисе бар, әле монсын... Һәм менә аны бүген туган авылына табутка салып алып кайттылар. Йомшак кары белән иркәләп, капка төпләренә кадәр җиңелчә буран сыкрап, озатып килде Сабирның гәүдәсе салынган машинаны. Кышкы юрганын ябынган бакчалары, суыктан качып, изерәп йокыга талган ихатасы тулы роза гөлләре кар астында калуларына карамастан, буранның әкрен генә бишек җырын көйләвенә бәүелеп, черем итүләрен белделәр. Бу моңга ояларындагы бал кортлары да йокы аралаш талгын гына тибрәлде һәм хуҗаларының мәңгелеккә йоклавы, аларны ташлап китүе белән килешмичә, үзләренчә өзелеп юксындылар. Алмагачлары үкенечле югалтуны сизеп, авыр кичерешләргә батты... Үзе белән ятимлек ияртеп кайтты Сабир нигезенә, төзәтеп булмаслык итеп, мәңгелеккә, нәрсәдер кителде, өзелде бүген. Табигать баласының ерак җирләрдә җан биреп, үзенең газиз туфрагына, үз куллары белән тергезгән нигезенең капка төбенә кайтып туктаган мәле иде бу. Сабир хәзер беркайчан да, беркайда да китмәячәк, гел туган җирендә, үзенең авылында калачак, кырлары-тугайларыннан бөркелгән саба җилләренең иркәләвен тоеп, табигать белән бер сулышка әйләнәчәк...
М. Әхмәтҗанова.
***
Югалтулар, борчу-үкенүләр –
Көтелмәгән хәбәр, хәсрәт-ук.
Әти урынына калган кешем,
Кичә барсың, бүген инде – юк!
Абый-бәгърем, зинһар, үпкәләмә,
Серләшәлми калдык – вакыт юк.
Моң-хатирә, сагыш басып алды,
Синсез хәзер, миндә гел бушлык.
Сукмакларың, капка төбең ятим,
Бал кортларың сине юксына.
Син яраткан фани дөнья калды,
Тик, кабатланмас Үзең юк кына!
Абый-бәгърем, зинһар, үпкәләмә,
Серләшәлми калдык – вакыт юк.
Моң-хатирә, сагыш басып алды,
Синсез хәзер, миндә гел бушлык.
Кайтаваздай, моңга әверелдең.
Кардай очып, кышын яварсың.
Язын – яфрак, җәен – пешкән җиләк,
Көзләр – яңгыр булып тамарсың.
Абый-бәгърем, зинһар, үпкәләмә.
Серләшәлми калдык – вакыт юк!
Моң-хатирә, сагыш басып алды,
Синсез хәзер, миндә гел бушлык!
М. Әхмәтҗанова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев