Предыдущая публикация
Бөтен кеше җирдә онытыла,
Онытылмас дип, ант эчмәгез.
Шуңа күрә якты дөньяларда
Үкенмәслек итеп яшәгез...
Онытыла, онытыла бар да,
Елап утырып кына яшәп булмый.
Гомерләрне саклау кирәк шуңа,
Ике тапкыр үлеп, беркем ике тумый...
Онытмабыз диеп ант эчсәк тә,
Якыннарың гына синең ут эчер...
Гүр ишеге бер ябылса, кешем,
Искә алмаучыңны, зинһар, кичер!
Шуның өчен саклап һәр минутың
Газизләрең белән гомерең кичер!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев