Күпләребез балалар чыгып киткәндә шулай кычкырып кала. Кычкырмас идең, аларның сиңа күрсәтми генә аягында да йока, инде башына бөтенләй кимәгәнен чыгып барганда гына күреп, шәйләп калып, ул ишетсен өчен, бәлки, син әйткәч кире кереп, калынрак итеп киенерме әллә дип, ачыргаланып эндәшәсең. Тизрәк, чыгып ук киткәнче ишетеп калсын, дип... Әни дә шулай шелтәле тавыш белән арттан кычкырып калыр иде. Алты баласына да. Әнинең әнисе дә. Алар безнең өчен, шушы җиңел өс-башны күреп, урамдагы салкынны үзләреннән үткәреп, синдәге кием белән кайсы төшләрең өшиячәкне үзләрендә шул секундта тулысынча кичереп, сине салкыннан, чирләвеңнән, салкын алдырып, теге яки бу төшең белән изалануыңны кичереп, һәр күзәнәге белән күреп тизрәк оран салып калырга тырыша бит...
Ә без, яшь чакта, бәлки, әниләрнең шулай арттан кычкырып калуын артыбызга да элмичә, үзем беләм, әбәү әдәпсезлек, арттан кычкырып кала дип ачуланганбыздыр да әле... Әйе, сизгер әниләребез алдан белеп кисәтергә тырышканын аңлаганбызмы ни без! Соңыннан салкын алдырып дүстәр авырып түшәктә ятканда, дәваханәләрдә укол һәм башка дәвалау процедуралары авыртуы вакытында, эх әнине тыңлаган булсам икән, дип уйладыкмы икән? Әнием гел, пычак асларына керергә язмасын, дип кабатлап, изге теләкләрен, догаларын кабатлый иде... Аналарның өзгәләнеп, нәүмизләнеп башыңа, ботыңа, аягыңа, билеңә, аркаңа калынрак ки дигән чакларын үзебез авыргач та исебезгә төшердек микән? Инде килеп операция өстәленә эләккәч, тәнеңә пычак тигәч, эх ни өчен әнинең шелтәләрен, киңәшләрен вакытында үтәмәдем микән, дибезме? Моны аңлый беләбезме, бармакны гына әз генә киссәң дә никадәр озак төзәлә, никадәр йөрәкләргә төшә авыртуы... Димәк, әниләребез менә шулардан алып калырга тырышып, арттан кычкырып калалар һәм бала өшегәнче үк, шул секундта синең салкында яланбаш, аягыңа, өстеңә йока кигәнлегеңне күреп, ни буласын аңлыйлар, искәртеп калырга тырышалар... Ә без ачуланабыз. Кысылма, мин инде зур, үзем беләм, дибез. Тик ана үлгәнче, балаң сиксән яшьлек булса да, бала икәнлегебезне аңламыйбыз. Бәлки, аналарны югалткач кына, ихх диябез дә соң, тик соң була инде...
Гадәттә, менә шундый баласы өчен аһ итеп, баласын өфф итеп торган аналарны балалары бик үк өнәп бетерми. Бу илле еллык күзәтүләрем, тәҗрибәмнән чыгып языла, алты яшьтән алда ук күзәтүчән бала булсам да, илле елымны гына алып әйтүем. Балаларын тегене ки, моны ки, тегеләй итмә, болай ит дип һәрдаим өйрәтеп торучы аналарны балалары читрәк күрә, соңыннан санга сукмый дип әйтсәм дә, күп очракта, ялгышмам.
Никадәр ана баласы өчен өзелеп, өзгәләнеп тора, яши, шулкадәр балалары аннан читләшә. Күп очраклар, күзәтү тәҗрибәмнән чыгып язуым. Тәмам канга тоз койды, тәмам өйрәтү, кисәтүләре белән иза чиктерде дип, бала өчен өзелеп торган аналардан читләшү, отторжение барлыкка килә...
Кызганычка каршы, тормыш та, статистика да шуны күрсәтә: баласы ни кия, салкынга, буранга ялан өс чыгып китмиме шунда, ашаганмы ул, юкмы, каткан ипи сыныгы кимермиме шунда, әнә шундый беспечный (миче булмаган, җылынырга, дөнья көтәргә өендә мич чыгару турында уйлап та карамаган дигәннән килеп чыккан бу сүз беспечный, без печи в доме) аналарның балалары, күп очракта, әнекәләренә аһ итеп торучан. Мин балага бармак аша карарга чакырмыйм, әмма менә шулай алар өчен өзгәләнгән аналар, киләчәктә кире эффектка ия булган очракларны гына кисәтәм... Инде балалары бармы юкмы икәнен уйлап та бирмәгән эчкече аналарның балалары әниләре өчен җанын бирергә әзер булып, аларны яклауларын, аларга сүз тидертмәүләре хакында ишетеп беләсездер инде, үзегез дә. Аллаһу күрсәтмәсен, әлбәттә...
Отцы и дети дигән кебек, аналар һәм балалар проблемасы инде бу, беркайчан да бетмәячәк... Тик шуны әйтәсем килә, әбиләрем дә, әнием дә шундый булган, үзем дә, яратмасалар яратмыйлар инде, безнең кебекләрне бу дөньядан без киткәч үкенеп, акылларының бөек булганлыгын аңлап яшибез, яшәгәннәр һәм яшәячәкләр, әмма балаларыбыз безнең кисәтеп, артларыннан: "Башыңа ки, күтең ката!" - дип кычкырып калуыбызны тәрбиясезлек, кыргыйлык итеп кабул итсә, итсен, тик авырмасыннар гына, сәламәт, бәхетле булып озак яшәсеннәр! Без шундый категория әниләреннән инде, җәмәгать...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 5
Әйтү барыбер кирәктер дип уйлаем. Бер колакларыннан кереп икенчесеннән чыгып китсә дә сүзләребез, ничәдер проценты кала ул.