- Шакирҗан, әнә мошенниклар чыккан ди бит. Телефуннан гына ызбанит итәләр дә, трубкаңны алсаң, алар белән сөйләшсәң, икенче карауга кәртечкәңдәге акчаңнан җилләр искән була, ди. Эңе, күпләр шулай пенсияләреннән дә колак кагып, Аллаһу әппәр иткәннәр, имеш, күрше. Сиңа ызбанит иткәннәре бармы шундый ялтырбашларның?
- Кем күрше, Шәрипҗан, алар белән мин дуслашып беттем инде. Эндәшү генә дисең, рәхәтләнеп сөйләшәм. Юкса, без карт-коры белән кем сөйләшсен дә, кем эндәшсен... Ә алар, җиде бабаңны да хөрмәт белән искә алып, җаннарыма сары май яккандай ипле, игътибарлы сөйләшәләр. Үзем дә, һәр сорауларына инде менә, чабаталы бәләкәй чагымнан алып хәтерләп сөйлим. Тыңлыйлар. Менә алар тыңламаса, мине кем сабыр итеп тыңлап утырыр иде. Берсе дә тыңламый, ә алар рәхәтләнеп тыңлый. Биргән сорауларына тагын сөйлим. Түтәңне ничек кашауай җигеп туры бияне юртыклатып алып кайтканыма кадәр сөйлим. Бүлдермиләр. Тыңлыйлар. Көненә әллә ничә тапкыр ызбанит итәләр, әле берсе, әле икенчесе... Син аларны эттән алып, эткә салып тиргәп, бетереп ташлама әле бик, яме. Ату мин кем белән сөйләшермен. Җиде баланың җиде төнгә бер тапкыр төшенә дә кермимдер, валлаһи. Вакытлары юк ызбанит итешеп ятырга. Аннан алар синең сөйләгәнеңне тыңлап торамы ни. Аларның вакыты юк гомер буе үзләренең өй, фатирларына ипәтикә түләделәр. Әнә хәзер балаларына, оныкларына түләшәләр. Җитмешкә якынлашып килгәннәренең дә утырып чәй эчкәннәре юк. Тегендә йөгерәләр, монда... Ялларында ахранга чабалар, бер тәүлек йокламый чыдасаң, өч мең бирәләр, ди. Шунда йөрәкләре тотып, миннән алда китеп бармагайлар димен, сакласын. Аларга үзем ызбанит итсәм дә, әә пап, патум, диләр дә бетте китте. Син, малай, сүз тидермә инде яме ул мәшенникләргә.
- Акчаңны чәлдерерләр дип кенә куркып әйтәм инде. Пенсияңнән колак каксаң, аннан булды гына инде, утыңа, газыңа кем түләр? Минем дә сөйләшәсем килә лә ул, куркам шул, балалар ят номерга җавап бирмәскә дип кат-кат кисәттеләр... - Шәриҗанның күзләре күршесенең рәхәтләнеп телефоннан сөйләшер кешеләре барлыкка килгәненә ымсынып ялтырады.
- Шәрипҗан, белмисеңме ни, пучты китерә бит миңа пенсияне. Корткага да. Аннан районга баргач, ипләп кенә, аппаратына салам да кәгазь акчаларны күпме кирәк балаларның һәрберсенә шунда ук күчереп тә куям. Анда минем йөз тәңкәдән артык торганы юк. Кәртичкәне әйтәм. Куркасы юк шуңа. Син дә шулай ит. Эй җайлы, малай. Вакыт үткәреп рәхәтләнеп лыбырдап утырырсың аннары син дә. Куркытма аларны, берүк ызбанит итсеннәр, алар безне искә алмаса, без кемгә кирәк инде...
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова тыңлап торды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6