(хикәя)
Соң өйләнде Вил. Яшьтәшләре күптән балаларын үстерә иде инде. Инде аны авылдашлары бөтенләй буйдак калды дип уйлаган иделәр буса кирәк. Шуңа бу мәсьәләне беркем дә күтәрмәде, моныңтурында берсе дә исенә дә төшермәде хәтта. Тәүдәрәк, һаман да өйләнмисеңме ни дип, очраган һәрберсе әйтә торган булса, кырыкка җитәрәк бөтенләе белән аның буйдаклыгы берәүне дә кызыксындырмас булды.
Өйләнәлми иде шул Вил, өйләнәлми иде. Ялгыз әнисен берүзе дигәндәй калдырып, үз дөньясын коралмый иде. Бичәсен алырсың, аерым дөньяңны корырсың, тик анаңа, сеңелләреңә ярдәм итә алырсыңмы соңыннан. Юк икәнен акылы белән дә, йөрәге белән дә аңлый иде. Әлбәттә, тиешенчә булышалмаячак. Килгән хатын барыбер дә син эшләп тапкан тиеннәрне эш хакыңны алганчы санап куячак. Юк, моңа әзер түгел иде ул. Чөнки, кечкенә сеңлесенә ике яшь чакта ук әтиләре ташлап чыгып киткән апайлары алдында үзен бурычлы санады. Гаиләдә бердәнбер ир кеше, сеңелләренә абый өлешенә төшкән көмешне ул лаеклы күтәреп барырга тиеш иде. Укытырга кирәк дүрт сеңелен дә дигән максатын да куйган иде ул алдына. Үзе әллә кайларда укый алмаса да, сигезне беткәч тә күрше районга барып трактористлыкка укыды һәм колхозда көнен-төнен эшли дә башлады.
Сыер, сарыгына печән-саламын җиткерәлмәгән ананың күзләре шул вакыттан алып ачылды да инде. Тегермәнгә барырга хәзер аларның ихатасыннан да капчык-капчык бодай чыкты. Сарыклары арыш кетердәтте. Сыерга ястык, түшәк тышына тутырып Вил алып кайткан салам кибәкләрен дә әнисе иркенләп бирде.
Сеңелләремне укытып, кеше итмичә, өйләнү турында, кызлар турында уйламыйм дип, үзенә сүз биргән иде. Сүзендә торды. Алай гына да түгел, анасын чыршы өй салып кертеп шатландырды. Трактордан комбайнга, комбайннан тракторга күчеп утыра торды, еллар шулай үтә торды. Ике сеңлесе укытучы, икесе табибәгә укып чыкты. Абыйлары апайларын акчага тилмертмәде. Колхоз хезмәтеңә карап акчаны да ярыйсы түләде.
Эчеп-фәлән йөрмәде Вил. Иптәшләре аны мыскыл итеп, хатын-кыз белән йөрмисең, эчмисең, тартмыйсың, әллә ир затыннан түгелме син, Вил, диештеләр. Алар санап киткән шушы нәрсәләр аркасында атасы да бер чәчбикәгә ияреп, Казахстан якларына чыгып китеп олакты ич. Хаты да, хәбәре дә, ичмасам, сеңелләренә бер курчаклыклык, бер уч кәнфит алырлык ярдәмен дә күрсәтмәде. Әллә үлгәнме дисәлар, үлмәгән иде, шул якларда булып кайтканнар берничә кабат очраштыргалаган аны.
Вил әтисенә үпкәләргә дә, үпкәләмәскә дә белмәде. Тәүдә өметләнеп көтте. Аннан соң, тормыш авырлыкларын берәм-берәм җиңә барган саен аның турында бөтенләй уйламас булды.
Ким-хур булмады алар кеше арасында.
Дүрт сеңелесен укытып, аннан туйлар ясап, тормышка чыгарды.
Инде кырык яше тулыр алдыннан үзен дә үзеннән ун яшькә яшьрәк, кияүгә чыгарга ашыкмаган бер кыз белән таныштырдылар. Язганы шул булгандыр. Бик килешеп яшәп киттеләр. Бер малай, бер кыз тупылдап үсте.
Район үзәгендә яши гаиләсе белән хәзер Вил. Анасы янына атна саен кайтып ярдәмләшеп торалар. Әнә аның Йомабикәсе нинди игелекле килен. Кулыннан килмәгән эше юк. Бакчада оста итеп һәммәсен үстерә. Язын да, көзен дә бианасының өен ялт итеп юып ала. Күршеләрендәге дүрт киленнең берсе юмаган өй, эшкәртелмәгән бакча янында аларның дөньясе балкып тора.
Бөтен авылга бер аның Йомабикәсе. Әнисенең бәрәңге бакчасының яртысына эре бакча җиләге аерып күршеләрен шаккатырды. Чиләкләп җыялар хәзер йодрык зурлыгындагы җиләкләрне. Ә күрше киленнәре кайтырга да иренә, кайтып китсәләр дә бакчага чыгып бер чүп иелеп өзмиләр. Игелекле килен туры килде Вилнең әнисенә. Кырык яшькә җитеп, улы мондый бәхет күрер дип уйламаган иде дә. Сөенеп бетәлми хәзер кортка. Килен бәхете, игелеген картайган көнендә күрергә насыйп булды бит аңа да. Дүрт кияүләре дә мирауай булды, шөкер. Кызларына гел тукып тора инде: берүк, әнә Йомабикә киленем кебек бианаларыгызның кадерен белегез, алар мәңгелек түгел, елмаю, яхшы сүзегезне жәлләмәгез дип кенә кабатлый.
Сеңелләре Вил абыйларын әтиләре кебек күрәләр. Аның киңәшеннән чыкмый, аның акылын өстен күрәләр. Чөнки, беләләр, абыйлары алар өчен тырышты, әти хәстәрлеген алмаштырды. Егерме биш ел алар дип кенә яшәде, эшләде. Хәзер җиңгиләре белән әти-әни кебекләр әнә.
Бик канәгать бүгенге көненнән Вил дә. Гомергә эчмәве, тәмәке тартмавы, азып-тузып йөрмәве белән горурланды. Сабырлыклар, тырышлыклар өчен барыбер дә Аллаһу әҗерен бирми калмый һәм киресенчә дә, дип уйлый үз максатларына ирешкән абый кеше.
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4