Кыз булып яшисең гомергә,
Әниең булса исән...
Әниле кыз булудан да,
Шатлыклар булмый икән...
Бәпкәм, дип сөя әнием,
Чал төшкән чәчләремнән...
Җыерчыклы кулы белән
Сөртә күз яшьләремне...
Чү, балам, елама юкка,
Яннарыңда мин бар бит...
Сөенеч яшьләрең булсын,
Калганына - сабыр ит...
Мин киткәч тә, өзгәләнмә -
Тыныч ятмам гүремдә...
Бисмиллаңнан яза күрмә,
Тыйганнарга үрелмә...
Син, сабыем әле минем,
Ак чәчеңә - йөрәккенәм өзелә...
Инә булса, кыз картаймый,
Шулай да, борчуларың сизелә...
Мин киткәч тә елап, берүк,
Күзләреңне бетермә...
Догаларың ирештереп,
Өметеңне сүндермә...
Җәннәт кошы булып кына,
Тәрәзәңә кунармын...
Моңым белән сагышыңны,
Сөенечкә җайлармын...
Ә әлегә, бәпкәм, тупылдатып,
Аркаң кагып яратып сөяем...
Минем кызым, елак түгел,
Җырым җырлап, көйлием...
Тыңла... Кызым, кызым,
Кыз кеше. Кызыма килгән
Йөз кеше. Йөз кешенең
Берсен генә, сайлау -
Кызымның эше...
... Син - сөюем җимеше!
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев