Аю Кадыйр
(хикәянең дәвамы)
- Сыерны, бавырым, килен төшерткәч асрарбыз. Мин күрәлермен микән ул көнне... Синең бәхетле булганыңны, ышанычлы ярың белән калачагыңны белеп, бабаң янына китсәм, миннән дә бәхетле кеше булмас иде, колыным... - карт әбекәй тешсез авызын шәл очы белән каплый төшеп, кибеп беткән тиреле битендә елмаю балкытты.
- Өйләнмәм инде мин, әби. Беркайчан да. Миннән куркалар кызлар. Аюдан курккан сыман... - уфылдап сыман куйды Кадыйр.
Әбекәй болай да кысык күзләрен тагын да кыса төшеп, улына яратып һәм сокланып бакты:
- Улым, синең кебек ир-затын тирә-ягыбыз күрмәгән әле. Синең атаң биек таулар иле бөркете. Горур таулар иле баһадиры. Атаңа ачуланмыйк. Мондый бәхетне бабаң белән миңа бүләк итүче, нәселебезгә гайрәт өстәүче ул, без аңа һич рәнҗемәдек. Анаңа да авырлык салмадык. Тормышыбызның мәгънәсе син, бавырым. Чын могҗиза. Аллаһу сине бу якларның яме, горурлыгы итеп яраткан. Бары җаныңда рәхимлелек йөрет, улым. Көчеңне юк-барга әрәм итмә. Син шул яклар көчен йөртүче, олы бәдәнле, киң яурынлы нәселебезне дәвам итүчесең. Бу яклар бик тиз генә аңлый алмас сине. Олы җанлылыгыңны күреп, һичшиксез, бер сылу, акыллы сылу сиңа гашыйк булыр. Күңелеңнең матурлыгын күрә белүче игелекле ананың баласы булыр ул...
- Ямьсезмен мин, әби, ямьсезмен. Туганнан алып, урамга чыксам, ямьсез, аю дигән мыскыллаудан башка сүз ишетмәдем...
- Бавыргынам, ир балалар бу сүзне синең көч буенча да, рух ныклыгы буенча да алардан өстен икәнеңне арка үзәкләре белән сизгәннәр, сизәләр һәм сизәчәкләр. Шуңа моны кичерәлмиләр. Аңнары кичерәлми. Ир кеше - хатын-кыз түгел ул! Аңа чибәрлек кирәкми. Чибәр сүзе дә бары кызларга гына кулланыла. Егет чибәр булыйм дип, боргалана-сыргалана икән, өметеңне өз андыйдан. Андыйларның нәселе бетүгә таба барачак. Алардан малайлар сирәк туа, нәселләре бетүгә таба барачак. Көчле рухлы гайрәтле ир-атның гына нәсел тамыры ныклы була.
Чибәрлек, тышкы матурлык көчсез затлар өчен генә ул! Анысы да туйда гына кирәк. Һәр кешене эчке матурлык бизи. Кызлар, акыллы кыз булса инде, ир затының гайрәтенә тартылучан була. Чөнки үзәге, рухы көчледән балаларын табасы киләчәк аның... Көтмә, алдыңа кызлар әрдәнә булып өелер дип. Бу асылны аерымнар гына аңлый, күңеле белән тоя. Тышкы иләс-миләслек эзләп йөргән кызлар терсәкләрен тешләрдәй булып гомер сөрә. Тик соң була, пуезд киткән була, тү-түү...
Көт. Табылачак ул җәүһәр... Мин дә күрәлсәм, бик яхшы булыр иде дә соң. Йә, улым, язганы булыр... Әмма бел, ямьлелек ир кеше өчен эчке матурлык, киңкүллелек, аңлый белүчәнлек һәм сабырлык! - диде әбекәйгенәсе Кадыйрнең, гүя бу сөйләшүгә ул еллар буе әзерләнеп килгән, һәр сүзен хәтеренә онытмаслык итеп беркеткән иде.
- Аю дигәннәренә дә исем китмәсенме, әби-җаным? - сигез класстан соң әбисенә ярдәмләшәм дип, колхоз фермасында җир җимертеп эшләп йөргән Кадыйрнең күңеле ачылып китеп, күзләренә очкын кабынып, шулай дип әйтеп куйды.
- Җилгә җиленләп, бозга бозаулап, үләлми йөргән кешегә аю димиләр! Тычкан, куян, төлке диюләреннән куркырга кирәк. Кем генә әле аю атын күтәрәлә? Көчлеләр генә, синнай, бавыр маем. Белеп тор, акылың белән яшәсәң, беркөн килер, озак та үтмәс, кемдер сиңа "бөркетем" дип тә өстәр. Син моңа лаексың, улым! Бабаңның нәселен аюдай, бөркеттәй оланнар тудырып ныгытачаксың әле, бәпкәм, чынлап та, - янында басып торган әзмәвердәй оныгының аркасына үрелә төшеп, әбекәй как куллары белән аны тукылдатып сөеп куйды.
(дәвамы бар)
Миләүшә Әхмәтҗанова-Усманова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев