Предыдущая публикация
Ерак Мәчетле җирендә
Сезне халык бигрәк ярата.
Зурлап туган көнегезне
Шигъри кичә белән озата.
Данлы, шаулы заманнарын
Яздыгыз сез Туган илемнең.
Халыкчанлык, гадилеге
Түрләренә үтте күңелнең.
Калдырыплар мирас итеп,
Дөреслек һәм йөрәк кушканны,
Колач җәеп каршыладың,
Яратмадың һичбер ялганны.
Бигрәк бай, шагыйрь, иҗатың:
Анда тирән мәгънә, фәлсәфә.
Көлдерә дә, елата да,
Тормыш асылларын өйрәтә.
Иҗатыңны олылыйбыз,
Китапларың безнең кулларда.
Шигырьләрең җырлап тора,
Дәрман биреп авыр елларда.
Үтәр әле бик күп еллар,
Юк,онытылмас сезнең җырлар!
Җиз кыңгырау моңы булып,
Күңелләрдә мәңге яңгырар!
ВЕНЕРА ШӘЙХИСЛАМОВА.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев