Предыдущая публикация
Исән чакта, дуслар, күрешәек,
Җир астыннан юк бит юллары.
Мәңгелеккә киткәч бу дөньядан,
Кире кайтканнары юк әле.
Ничек кенә дөнья кусак та без,
Тырышыплар, күпме тир түгеп,
Беребез дә мәңгелеккә түгел,
Яшик гомер кадерен белеп.
Нинди матур, якты дөньяларда
Яшәүләре шундый күңелле.
Якын дуслар янда булган чакта,
Тату яшәү кирәк, билгеле.
Дөньям җитеш диеп мактанмыймын,
Бик күп юллар бар бит үтәсе.
Шушы матур, якты дөньялардан
Беркемнең дә килми китәсе.
(Агадуллин Альмир)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 21
Альмир.унышлар сина алдагы ижат юлларында.