Игезәкләр Гөлчирә-Гөлфирә
Калмырзиналар тормышыннан
Ятим малай. Сугыш үткән яугир.
Чын мөгаллим. Гаилә атасы...
Тарих итеп озын гомер юлын
Сөйли миңа әти фотосы.
Бик яратып өйләнгәнен сөйли,
Балаларын ничек сөйгәнен,
Олыгаерга уйлап йөргән чакта
Игезәкләр туып куйганын.
Ах, әтием, тукта, ашыкмачы,
Аваз сала минем хәтер дә.
Шул елларны бергә үтик әле,
Иярим дә синең хәтергә...
Безгә бер яшь. Игезәгем һәм мин.
Ул да чибәр, чибәр үзем дә.
Чәчләр бөдрә. Өстә тәти күлмәк.
Утырабыз әти тезендә.
Бәхет ташып-ташып күккә ашкан!
Бәхет күздә, бәхет йөземдә!
Бәхет дигән тәхет булса әгәр,
Ул буладыр әти тезендә.
Без зур инде. Чәч чикәләп үргән.
Өч яшь тирәседер кимендә.
Ике якта ике күгәрчендәй
Тирбәләбез әти иңендә.
Йөрәккенәң канат кагындымы,
Игезәгем, җаным, синең дә?
Кояш безгә шундый якын иде,
Утырганда әти иңендә!
Безгә җиде. Чәчләр - нәни толым.
Алда - гаҗәп мәктәп юллары!
Ике кулда портфель, ә икесен
Тотып бара әти куллары!
Бал кортыдай белем суты җыйдык.
Һич йөрмәдек йөдәп, тинтәкләп.
Чөнки безне серле бу дөньяга
Әтиебез кертте җитәкләп.
Апа-абыйлар зур, буй җиткергән,
Укып йөри читтә, калада.
Кич утырып, әти хатлар яза,
Җиз каләмен манып карага.
Һәр тамчысы серле сүзләр булып,
Биеп үтә дәфтәр битеннән.
Ә без, игезәкләр, шып-шым гына
Күзәтәбез юрган читеннән.
Безгә ун яшь. Олы могҗиза күк
Әти үзе, каләм, карасы.
Эх, безнең дә килә, тизрәк үсеп,
Әти язган хатны аласы.
Ул көн килде. Ике игезәк кыз
Тормыш кочагына атлады.
Фатихалы юлда иптәш булды
Әти сүзе, әти хатлары...
Кабереңә килдек бүген, әти.
Монда язың, монда көзләрең.
Сине өзелеп сагынуын сөйли
Онык сөйгән игез кызларың.
Өметеңне, әти, акладык без,
Кешеләрчә, матур яшәдек.
Олыларны һәрчак олы иттек,
Кечеләргә усал дәшмәдек.
Хезмәтебез гел мактаулы булды,
Ачык йөзле булдык күршегә.
Без бәхетле, әти. Бу дөньяда
Тагын нәрсә кирәк кешегә?
... Юк, барыбер нидер җитми кебек,
Шауласа да гомер көзләре!
Сарылырга әти иңе кирәк,
Баш салырга - әти тезләре...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4