Предыдущая публикация
Коймак тугылаган эниемне
Искэ алам кайчак сагынып
Балачакнын якты истэлеге
Хэтеремдэ ята ябынып.
Ак яулыгын эни артка бэйлэп
Кызу пичтэ коймак пешерэ
Кузен уып ачкан балаларын
Мэтрушкэле чэйлэр эчерэ.
Эни буган альяпкычта уйный
Пичтэ янган учак шэулэсе
Коймак исе чыккан хатирэдэ
Хэрчагында килэ каласы.
Сэгатебез тагы алга чаба
Теле телгэ тиеп тотылмый
Уз гомеремдэ нилэр уйласам да
Тик балачак никтер онытылмый.
Куз яшемне тыеп сагышланам
Хэзер сагынып калды сойлэргэ
Балачакларымны искэ алсам
Коймак исе тула ойлэргэ!
3.09.2019
Фануз Батталов.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31