Зыяратка бару кыйммәт икән,
Куркырсың да хәзер үләргә.
Ярдырырга алып бару өчен,
Сыер хакы кирәк түләргә.
Үлгән картларга да тынгы бетте,
Ярамый ди, ярмый күмәргә.
Чыдам халык - хаман түзә әле,
Өйрәнгән ул эчтән көяргә.
Күзен йомган өлкән буынны да,
Күмеп булмый инде тынычлап.
Казна баесынга тырышабыз,
Түлисе ди акча тик учлап.
Балалары, туганнары булса,
Тырышырлар җайлап түләргә.
Бер караусыз калган карт-корыны,
Кем алыныр бушка күмәргә?
Бәяне дә куя беләләр бит,
Уйласаң да башлар әйләнә.
Кеше үлү кемнәргәдер бәхет-
Тере акча күзгә күренә.
Безнекеләр бик бәхетле булган,
Күрмәделәр ярый бу көнне,
Кемнәр уйлый, кемнәр яза икән,
Бу кадәрле кара хөкемне?
Ахыр заман инде килеп җиткән,
Явызлыкка ирек бирелгән.
Ярый әле җир куены тигез,
Уза алмый беркем беркемнән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев