Предыдущая публикация
Салып таптамадың...
Сынауларың белән изсәң дә...
Гомерем буе, туры атлар өчен,
Күпме авырлыклар кичсәм дә...
Бүген менә, барын искә алып,
Үткәннәргә рәхмәт әйтәмен...
Зур өметләр баглап, дога кылып,
Киләчәккә таба китәмен...
Рәхмәт язмыш, берни кызганмадың...
Яндым, көйдем, кердем суларга...
Бәхетемнән шашкан чаклар булды...
Үрләр яулап, мендем тауларга...
Хисләремне җырга салдым бүген,
Язмышыма - якты хисләрем...
Үткәннәрем калсын үткәннәрдә...
Киләчәккә таба китәмен...
Зәлия Нуриәхмәтова
#укы
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев