Төнен, күбәләкләр, утка оча,
Мин дә, талпынамын яктыга...
Очратмачы бер үк юлларымда,
Канат көйдерерлек, чаткы да...?!
Тәмен татып карыйм килә, күкнең,
Бәлкем, тыным, мизгел хәл алыр...
Сулып барган сулышыма бераз,
Изрәтерлек куәт, көч салыр...
Сабырымны даим сынаган күк,
Рәхмәтеңнән өлеш чыгарың...
Баштүбәмнән үргә күтәрелмәм,
Тезгенемне киеп чыдарым.
Түгел фәрештәңнең өммәтеннән,
Артык югарыга сикермәм...
Үрнәк бирдең, барлык ялкыннардан,
Түбән багып, җиргә төкермәм.
Михнәтләрнең була- бер рәхәте,
Инде, соңда бирче бераз- ял...?
Кыялыктан, зинхар тәгәрәтмә,
Чоңгыллардан, бер үк, тарып ал...?
Буйсынганым, бары- Үзең генә-
Җиһан күзгә багып сораем...?
Төшләремнән кинәт уятмачы,
Хыялымда- өмет кораем…?!
Миләүшә Ахмадуллина
Күкшел 22.07.2018
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 44
Канатландырып, хыялларга юл салганыгыз өчен
Сез, минем интернет баскычымның, тәүге адымыннан, җылы кочагыгызда наз бирүчеләрдән беренчесе булдыгыз