Предыдущая публикация
Күкрәгемә кояш иңде,
Шатлыгым җиһан кадәр.
Ераклардан килде, җырдай,
Оныгым туган хәбәр.
Бу хәбәрдә ни могҗиза,
Нинди гамь, нинди ямь бар-
Үз баласының баласын
Көткәннәр генә аңлар.
Тагын ни бар, керфекләргә
Яшь кунып куанырлык?
Бәхетнең чиксезлегеннән
Акыллар чуалырлык.
Тагын ни бар, бер мизгелгә
Дөньяңны оныттырган?
Атаң- анаңа җәннәт бул,
Кызчыгым,онык кынам!
ФәнирәИбраһимова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 61