(Уенлы - чынлы ) .
Өлкәннәр дигән булабыз ,
Олыгаябыз үзебез .
Алтмышка якынлашабыз ,
Аръягында күбебез .
Картаясы килми хичтә ,
Күңелдә бит унсигез .
Киленнәрдән калышмыйбыз ,
Киенәбез бертигез .
Аларга яраган кием ,
Безгә дә бик тап - таман .
Джинсы чалбар , триколар ,
Киясе килә хаман .
Матур , заманча киемнәр ,
Кызыктыра күзләрне .
Кибетләргә барып керсәң ,
Чакырып тора үзләре .
Кроссовкалар , джинсовкалар ,
Әйтерсеңдә яшәртә .
Шуларны кисәк ничектер ,
Адымнарда яшьләрчә .
Затлы хушбуйлар сибенеп ,
Тырнак , кашлар ясатып .
Әй йөргән булабыз әле ,
Яшь кызларга ошатып .
Дискәтүкләрдә биибез ,
Яшьләр кебек кыланып .
Аннары кайтып авабыз ,
Аякларга сыланып .
Апа , диеп эндәшсәләр ,
Картайтмагызчы диеп .
Эй атлап киткән булабыз .
Башны югары чөеп .
Яулык та бәйлисе килми ,
Бәйлибез сирәк кенә .
Күңел унсигездә лә ул ,
Сиздерә йөрәк кенә !
Дания Шарифуллина . 30 .09 .24 .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 17