БӘХЕТ ӨЛӘШКӘННӘР
( Ижат кичәмдә сөйләгән юллардан)
Бәхет өләшкәннәр,
Ә мин кайларда соң
Калганмын?
Изгелек диңгезенә бер тамчы
Салгандай ,
Ялгыз карчыкка чишмәгә суга дип
Барганмын.
Бәхет өләшкәннәр,
Мин, имеш, игелек сумагы
Ярганмын:
Авылым урамында,
Шайтан таягы төпләп,
Өмәдә калганмын.
Бәхет өләшкәннәр,
Ә мин, богазыннан алып
Ялганның,
Шигырь юлларына
Хөкемгә салганмын.
Бәхет өләшкәннәр,
Ә мин Матбагада
Дежурда калганмын:
Сүз иреге сагында
Яшеннәр астында янганмын.
Бәхет өләшкәннәр,
Ә мин шаккатып
Талганмын:
Лаексызлар кәмитен охшатып,
Сөзешүләренә
Хайванның.
Бәхет өләшкәннәр бүген дә,
Ә мин сәхнәдә сезнең янда
Калганмын.
Уйласаң, бәхетнең Олысын
Мин үзем алганмын,
Мөгаен моны мин тик соңлап
Аңлармым.
Шактый да муллыгын сәгадәтле
Арбамның
Аңладым:
Бәхетнең сезнең алкышлардан
Тамганын.
Биргәненә шөкранамын
Алламның.
Бәхет өләшсәләр иртәгә,
Өндимен бармаска.
Бәхет ул туган жир куенына
Аның тук орлыгын
Тирең белән ашлап
Салмакта!
Рафига Усманова
12.10.2024
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3