Предыдущая публикация
Сугыштагы һәр баланың
Анасы ничек яши?
Көннәре ничек үтә
Моны беркем дә белми!
Иртә белән күзен ачып
Телефон кулына ала.
Күз алда ул булмаса
Тынычлыгы югала.
Уа - уа күзләрен
Телефонын кабыза.
Улының үзе язган
Көндә хәбәрен көтә!
Бер тәүлектә ничәмә кат
Телефонда эзләнә.
Сугыш бетте, дигән сүзне
Күреп укыйсы килә!
Бер ел үтте, икенче ел
Юк та юк шушы хәбәр.
Газиз ананың хыялы
Кем уйлый юкка чыгар?
Ул сәгәтькә карап яши
Намазларын калдырмый.
Түкми-чәчми хыялларын
Аллаһка гына сөйли !
Сәҗдә дә булган хәлдә
Теләкләрен җиткерә.
Яңгыр яугач һавага
Ике кулын күтәрә!
Догаларын ул кыла
Улы өчен ялвара.
Аллаһ, бала һәм дога
Ана гомере ага бара...
24.08.2024ел
Автор Сачитә Кучарова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 16