Предыдущая публикация
Бүген авыл өстенә
Ап - ак томаннар төшкән.
Як - яктагы өйләр дә
Алар эчендә калган.
Ап - ак төсне яратам
Томанны күрә алмыйм.
Бер елдан артык инде
Томан эчендә яшим.
Кайвакыт мин аташам
Шул томаннар эчендә.
Як - якка чапкан булам
Юл табарга ашыгам.
Уйларым да томан эчтә
Хыялларым томанда.
Кайчан томан таралыр
Кем миңа шуны әйтер?
Кайчан гына һавада
Якты кояш күренер.
Яшәү томан эчендә
Белсәгез иде, авыр!
5.08.2024 ел
Автор Сачитә Кучарова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 19