Предыдущая публикация
Күптән инде син минеке түгел,
Мин дә хәзер түгел синеке.
Тик мәхәббәт,бәхет мизгелләре,
Үткән уртак таңнар безнеке.
Әллә ялгыш,әллә язмыш булып,
Безнең сөю калды үткәндә.
Югалттым шул бәхет ачкычымны,
Тормыш сынауларын үткәндә.
Назлы сүзләр калды әйтелмичә,
Сөю пыскый һаман сүнмичә.
Аңлыйм...тик түзалмыйм сагынуга,
Төшләремдә сине күрмичә.
Әйтә идең яратам дип мине,
Җайлый идең көйсез чагымны.
Кире кайтса әгәр шул мизгелләр,
Өзеп бирер идем җанымны.
Венера Шарафисламова.
31.03.2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 110
Коне - тоне янып йорулэр..
Хаман пыскый йорэгемдэ кисэу
Эле дэ сине озелеп союдэн..
Онытылсада бик куп вакыйгалар
Онытылмый тэуге мэхэббэт.
Кипсэлэрдэ куптэн куз яшлэрем
Кунелемдэ калды жэрэхэт.