Предыдущая публикация
Шатлыкларын белгертмәде,
Кайгылар килсә инде,
Сиздермәде,күрсәтмәде,
Ул шундый кеше иде...
Сер сөйләргә ашыкмады,
Ялгыз булган дыр инде.
Юкка-барга бирешмәде,
Ул шундый кеше иде...
"Яратам мин"- димәде ул,
Яратмаган дыр инде...
Кайнар хискә бирелмәде,
Ул шундый кеше иде.
Күздә ялкын,йөрәгендә,
Утлар янадыр иде.
Зарланмады" янам бит"- дип,
Ул шундый кеше иде.
Авырлыклар килгән чакта,
Җыр җырлап йөри иде,
Тешен кысты,кан төкерде,
Ул шундый кеше иде.
Гомере кыска,нишлиең бит,
Шулай язылган инде,
Ә шулай да, үкенмәде,
Ул шундый кеше иде!!!
Илдар Нуртдинов. 12.06.24.
Классташым Афган сугышы ветераны Фәвәзилгә багышладым,ул шундый кеше иде...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 4