Барыр җирең булса,туктап калма,
Кайтыр җирең барда, соңлама.
Күңел кылың язлар сорый икән,
Чәчкә ат син,ятлар тыңлама.
Сөючеләр булса,сөйдерә бел,
Сөяр кешең барда,сөеп кал.
Шатлыкларга җилкәннәрең куеп,
Бәхет диңгезенә юллар сал .
Йөрәгеңдә яра була калса,
Дошман нәселенә сиздермә...
Шатландырып кара көнчелләрне,
Гомер учагыңны сүндермә.
Игътирамга лаек кешеләрне,
Берүк игътибарсыз калдырма.
Ятимнәрне рәнҗешләргә салып
Китек күңелләрен яндырма.
Кешеләрдән гаеп таба күрмә,
Иң беренче эзлә үзеңнән...
Авызыңны ачма җилгә каршы,
Колак сал син,әйткән сүзеңә.
Далаларда чапма,бәхет эзләп,
Бәхетле ит үзең,берәрсен...
Булган барын әгәр саклый алсаң,
"Шушы икән бәхет",- диярсең!.
Илдар Нуртдинов. 07.02 .24.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 43