Предыдущая публикация
(ялгызларга багышладым)
Синсез генә җиргә карлар ява,
Агартырга теләп дөньяны...
Синсез генә кошлар очкан күктән
Әллә минме күрми калганмын.
Тормыш көймәсенә җилкән куеп,
Каршы барам искән җилләргә...
Ничек кирәк икән,әйтегезче,
Ялгыз гына яшәү, җирләрдә.
Синсез генә безнең эчкән суны,
Чишмәләрнең челтер агышы
Алып киткән, безгә сиздермичә,
Урлагандай уртак язмышны.
Пр. тот же.
Синсез генә минем гомер үтә,
Төннәр үтә,ата таңнарым...
Синсез яшәү җирдә авыр икән,
Ялгыз калгач кына аңладым.
Пр.тот же.
Илдар Нуртдинов. 16.11.21.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 222