Соңгы арада балаларда ютәл күзәтелә башлады. Озакка сузылган ютәлдән интегеп, балалар консультациясенә мөрәҗәгать итүчеләр дә аз түгел.
“Бала ютәлли башлау белән әти-әни аны үзлегеннән дәваларга тотына. Ләкин, табибка бармыйча, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин. Ютәл-йөткерүләргә бай чорга кердек. Ютәлне вируслы, бактериаль төрләргә аерып карарга була. Табиблар “кискен респиратор авыру” диагнозын куя.
Бүгенгәчә җирлектә грипп белән авыру очраклары теркәлмәде. Моңа халыкның үз вакытында вакцинация үтүе дә сәбәптер. Соңгы өч көндә район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә 87 чакыру һәм мөрәҗәгать керде. Шуларның 41е – йөрәк-кан тамырлары авырулары, җидесе – салкын тидереп, өчесе – көнкүрештәге тән җәрәхәтләре белән”, – дип хәбәр итә бүлекнең өлкән фельдшеры Гөлфирә Сабирова.
📸 Фото - Татар-информ архивыннан.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев