Предыдущая публикация
ӘНКӘЙ АШЫ
Тулып тора өстәл, тик шулай да
Мин сагынам әнкәй ашларын.
Балачакта минем гел уйларым,
Әллә картая да башладым...
Умырыплар бүген ашар идем
Кайнар ипиләрен анамның.
Тәмен тоям кискән токмач салган
Тәмле ашның, итле калҗаның.
Тәмле бәлешләрен мин сагынам,
Кыстыбыен, чәкчәк, коймагын.
Катык, эремчеген мин сагынам,
Куе сөтен, маен, каймагын.
Һәр ризыкны бисмиллаңны кушып,
Син әзерли белдең һәр көнне.
Вакытында рәхмәт мин әйтмәсәм,
Гафу итче, әнкәй, син мине.
"Тәмле" хәтирәләр күңелемдә...
Әйтерсең, мин синең яныңда.
Һәр валчыгы өчен азыгыңның
Чал башымны иям алдыңда.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 38
.Әпи пешерегә колмактан чүперә ясый иде.Исемдә калмаган ничек ясаганы.Кызлар бәлки берәрегез беләдер рецептын.
А инде чупрэ ясау биктэ унай, эгэр дала колмагы -хмель булса. Шул колмакны су салып кайнатабыз , эзерэк кенэ шикэр комы салып, сезеп суын суытырга жылы рак булсын, он салып булгатып жылыга куясын, купереп чыккан саен булгатып берэр сутка тора. Куренэ инде эчегэне. Как-то вот так.