Предыдущая публикация
Элек кышлар никтер башка иде,
Карлары да күпкә ак иде.
Кыш килүгә барлык бала-чага
Чын күңелдән чиксез шат иде!
Беренче кар күрү безнең өчен
Бәйрәм кебек иде, чын әгәр.
Ул елларда карлар ишеп яуды,
Суыгы да булды бик зәһәр.
Шаулап тора иде тау битләре
Шат аваздан, уен-көлкедән.
Бик бәхетле үткән балачагым
Мәңге китмәс минем күңелдән.
Кар атышлы, патша-патша уйнау,
Боз өстендә шуу дисеңме?
Карны казып, өйләр ясый идек,
Була иде шундый күңелле…
Элек кышлар никтер башка иде,
Үзебез дә башка булганбыз.
Ярый әле дистә еллар элек
Якты дөньяларга туганбыз!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 14
Уйлар белән шунда кайтып, шуып алдык.
Авторга да, сайт хуҗасына да бик зур рәхмәт, яшьлегебезгә кайтарган өчен.
Әле андый кышлар юк. Быел гына соң килсәдә, кары күбәйде.(Мәскәүдә)