24 бүлек
Ләйсән Әлфискә керде.
– Килдеңме? Ниһаять, үземә генә күңелсез иде, – диде көрәк куллы егет.
– Синең аркада инде Әлфис. Авызыңны тыя белмисең бит. Нәрсәгә "йокысыз төн" дип аның алдында сөйләндең соң? Шуннан китте бит инде бөтен бәхәс. Алмазны поездга утырткансың. Миннән шалтыратып сорарга ярамыймы? –дип тетмәсен тетте егетнең.
– Сиңа яхшылык итсәң дә юк бит. Бәхетең булсын, дип янып йөрим, һаман мин гаепле, – диде Әлфис.
Аннан Ләйсән елмаеп җибәрде.
– Үзең зур булсаң да, бигрәк беркатлы инде син. Эшкә барасы иде Әлфис. Нәрсә соң анда хәлләр? – диде кыз.
– Рәзилә кияүгә китеп котылды ул. Мин җәзаланам. Директор чеп-чи юләр. Мөнирә әйбәт иде, мактап җибәрсәң, тагын да яхшыра иде. Ә бу әйткәнне дә, салганны да белми. Моннан ерак түгел иске кафе бар, ял көннәрендә шунда эшли башладым. Хуҗасы карт кына абыең, кафены сатмакчы була, алып бара алмыйм, ди, – диде егет.
– Әйдә без алабыз. Син пешерерсең, мин сатармын. Тәмле пешерәсең бит, халык күп булачак, – диде Ләйсән.
– Акча каян алабыз? Минем шушы бүлмәне сатып алырга, дип җыйган акчам бар кәнишне, – диде Әлфис.
– Менә булган бит! Мин Иректән бурычка сорап торам. Эшли башлагач, түләрмен, – диде Ләйсән.
Икәү киттеләр. Ләйсән күрде, кафе чыннан да иске, яхшы ремонт кирәк. Шунда бүлмәдән йөткерә-йөткерә олы яшьтәге абзый чыкты.
– Солтан абый исәнме? Менә сиңа яңа хезмәткәр алып килдем. Ләйсән исемле. Эшчән, акыллы, гадел кыз ул, –диде егет.
– Әлфис беләсең бит, мин уборщица да эшкә ала алмыйм. Хәлләр мөшкел.
Утыр кызым, бу минем улымның кафесы иде. Күпме тырышты балам, булдыклы иде. Күрәсең, уңган кешеләр теге дөньяда да кирәк, авария өзде гомерен, ике ел гүр иясе инде. Яраткан кызына өйләнә алмыйча калды. Үләр алдыннан ачуланышканнар иде. Адәм баласында горурлык дигән яман хис бар. Ул кирәкле дә, кирәксез дә хис балам, –диде абзый.
– Мин яхшы иттереп җыештырып чыгарам, чип-чиста булачак. Өстәл җәймәләрен, пәрдәләрне алыштырам. Әлфис тәмле иттереп пешерер, бу кафены күтәрәбез, бер дигән булачак, ярармы, Солтан абый? – диде кыз.
–Шулкадәр эшлим дип торгач, ярар алайса, тырышып карагыз, – диде карт. Ләйсән дәртләнеп эшкә тотынды...
Авылда да тормыш дәвам итте. Рәзилә Ләйсән урынына кибеткә эшкә керде. Вәсилә декрет ялына китте.
Больницадан таякка таянып Рәшидә кайтты. Күп операцияләр кичереп, ниһаять, таяк белән булса да аягына баса алган иде ул. Хәлебездән килгәнне башкардык, диделәр врачлар. Шулай итеп Рәшидә каенанасы кебек таякка калды. Авылга кайтуга улын алырга Фирдүсләргә килде. Ир ишегалдында иде. Рәшидәне күргәч аптырап китте...
Әнисен күргәч, малай сарылды.
– Әни кайткан, әни! –диде улы.
– Фирдүс зур рәхмәт, Маратны урамда калдырмадың –диде дә Рәшидә таякка таянып чыгып китте.
Шулай бит ул, насыйбыңа язмаса, берни килеп чыкмый. Рәшидә фермага сыерлар кайткач, савымчы булып эшкә керермен, дигән иде теләк кабул булмады. Хәзер инвалид пенсиясенә яшәргә мәҗбүр.
Аны гарип ясаган Госманга карата суд булды. Ирне 1,6 елга хөкем иттеләр. Рәшидә бу хакта ишеткәч, "Аллага шөкер, котылдым" диде...
"Красивый сволочь"ның вакыты юк. Көтелгән авыл бәйрәмен уздыргач, уракка әзерләнә башлады, техника әзерлеген тикшерергә әйтте. Ягулыкны алдан әзерләргә кушты. Кыскасы, тырыша иде егет, әтисе эзенә басып килә башлады.
Бүген иртән кайгылы хәбәр килде. Участковый Наил үлгән. Камил да зиратка барды. Биредә кеше аз. Авыл халкы яратмый иде участковыен. Гомер буе үз файдасын гына карап йөргән Наил намус белән дә үлмәде. Куркак җан икмәк кадәр икмәк яндырганы өчен авылдашлары алдында тәки гафу үтенмәде.
Эльмира зираттан елап чыкты. Машинасына утырып китәргә җыенган Камилнең кочагына ташланды.
– Камилем, шундый авыр! Миңа синең терәгең, янымда булуың кирәк!" – диде Кыз.
Камил Эльмираны кочагыннан алды да:
– Кайгыңны уртаклашам Эльмира! Тик миңа сыпырынма әле, – диде егет.
– Бер кешең дә юк. Ник мине кабул итмисең? Яратам бит, өеңә килергә рөхсәт бир инде. Әйдә, өйләнешик, балалар үстерербез, – диде ялынып кыз.
– Юлыңда бул! Шәһәргә кит тә, егет табып, кияүгә чык. Мин кызларны күп күрдем, хәтта бер тапкыр өйләнәм, дип тә әйттем иде. Булды, җитте – диде Камил...
Урак җитә. Урак... Ник күңелне айкый башладың соң әле син? Йөрәк сыза, Камил Хафизов бернинди кызны да шулай уена керткәне юк иде бит. Менә нәрсә икән ул - урак беткәч, өйләнәм, дигән еракта калган вәгъдә әрнетә икән...
Конторага кайтканда егет су буен карап китте. Агачлар саргая башлаган. Күңелдә дә шундый сагыш.
Кабинетына килгәч, озак кына тәрәзәдән карап торды егет.
Йөзләр арасыннан сайлап алган, ярата башлаган Барбие нишләде соң? Ник болай тотрыклы түгел соң бу кызлар? Ул бит аны башкалардан аерып, иң акыллысы, иң матуры, иң тугрылыклысы, иң сабыры булган өчен сайлады. Тидерми иде ул аны беркемгә дә. Өйдә аны зәңгәр күзләрен тутырып, Ләйсәне көтеп торсын иде хәзер.
"Ә ул? Командировкага китүгә башка егетне өендә кундырган. Мин бу хакта әйткәч, аның артыннан поездга утырып, шәһәргә китеп барган. Хәзер алар бергәдер....
Ә бит ничек яратты! Кочагыма ташланганда ярсу йөрәгенең тибешенә кадәр тыя идем. Ә тукталыш... Үбешә дә белмәгән иреннәре белән шашып үбүләре... Бер дә башкага алыштырырга тиеш түгел иде бит...
"Ул вакытта бу хисләрнең нәрсә икәнен аңламый идем. Ә хәзер мин синеке идем бит Ләйсән! Ник алай булды соң?"...
Ул көнне егет тагын бер кат сынды, яхшылап эшләмәде дә. "Хуҗага нәрсә булган соң? Әллә урак өчен шулай кайгырамы? диештеләр конторадагылар.
Соңга кадәр утырды да, эшләмәс борын арып өйгә кайтып китте. Әнисе телефонына шалтыраткач, аның белән дә юньләп сөйләшмәде. "Ардым" диде егет.
Киеме белән урын өстенә ауды. Арган гәүдә караватка сеңде. Төшендә сап-сары башаклар, шулар арасында адашып алтынсу чәчле Ләйсән йөри. Юлны таба алмый...
Сикереп торды егет. "Юк булды! Бугенге уйларны юк ит Камил! Ул үз юлын сайлады. Ләйсән үткәннәрдә калачак. Ә син уракны төгәллә! Әтиең кебек бер бөртеген дә әрәм итмичә. Аннан ял итәрсең. Сине яратучы кыз белән танышып, өйләнерсең. Бу өйгә алып кайтып яшәрсең" диде ул үз-үзенә. Таң белән генә йокыга китте Камил. Шулай итеп бүген ул гомергә бер генә тапкыр биргән вәгъдәсе белән хушлашты...
Әллә сине һаман яратаммы?
Төшләремә бик еш керәсең.
Бергә йөргән чаклардагы сыман Иренемнән шашып үбәсең....
Урак башланды. Камил көн-төн кырда. Кайчандыр тырыша-тырыша чәчүлек алып кайтып, кырга утыртылган уңыш мул чыга. Машиналар ташып кына тора. Келәтләргә сары, алтын бөртекләр агыла. Нияз да кырда.
– Авырлыклар артта калды. Шулай җиңеп чыга аласыбызга ышанмаган вакытларым да бар иде. Быел борчу күп булды, ардырды. Урак бетсен дә чит илгә барып ял итеп кайтам, – диде Камил.
– Әйдә, өйләнеп кайт инде. Туйда гүләйт итәсе килә, – диде елмаеп Нияз.
– Юууук, тиз генә булмас әле, – диде фермер.
– Син һаман шул Барбины оныта алмыйсыңмы? Башка кызларга да ышанычың бетте ахры. Ләйсән янына барып сөйләшеп карамыйсыңмы? Әллә кая түгел, шәһәрдә генә бит. Абыйсыннан адресын сора да. Бәлки аңлашырсыз, диде агроном.
– Менә син ир кеше Нияз, күз алдыңа китер: көзгә өйләнешәбез, дип ярәшкән егете эш буенча киткәч, кыз моңа кадәр йөргән егетен чакырып кайтарып, аның белән бер өйдә төн куна. Син шуны кабул итәсеңме? җитмәсә, шуңа ияреп шәһәргә китте. Бәхетле булсыннар. Ә син аңлаш дисең, бөтен җанымны каезлады бу хәл, – диде Камил.
дәвамы бар
"Буа кызлары"
Автор
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 143