Динә Камалетдинова
Гөлфирәнең күптән инде авылга кайтканы юк иде.Кайтам,
кайтам, дип, җыенганда да уйламаган эш килеп чыга шул.Балалар белән бергә яшәгәч, шәһәрдә булсаң да үз җаеңны карый алмыйсың. Балалар
булгач, оныкларны мәктәпкә озатасы, каршы аласы ,төрле түгәрәкләргә йөртәсе бар. Җәй көне бакча мәшәкате, утырта, үстерә, кышлыкка ризык ясый.
Кышын балалары мактап ашагач, тагын күңеле күтәрелә.Саулыгы бар, ансына шөкер, 70не түгәрәкләп килсә дә, күңел 18 дә әле.
Гөлфирәне кунакка чакырдылар, үзен генә түгел, олы кызы Дамирәне дә чакырдылар, абыйсының кызы яңа нигезгә коръән укыта икән.Өйдән үк машина белән чыгасы булгач, бик шатланып риза булды. Аннары бер якын туганнары авырып бүлнистә ята икән, аның да хәлен белеп чыгар. Хак тәгалә
авыру хәлен белүченең гөнаһлары булса да, гафу итәм, дигән бит. Гөнаһсыз кеше булмас инде ул.
Район үзәгенә бик тиз кайтып җиттеләр, кызы әйбәт йөртә машинаны, шөкер, Алла үзе сакласын инде. Гөлфирә бүген үк туганының хәлен белеп чыгарга булды, иртәгесен китәргә булсалар, ашыгыч булыр, бүген кичкә әле вакыт бар.
Бүлниснең тышкы ишегеннән керүгә авыр һава килеп бәрелде, яратмый шул ул бу исне, шактый иснәгәне бар инде үзенең дә. Әле, шөкер, соңгы елларда
хәле аруланды.Палатага килеп кергәч, туганым апасын эзләп як-ягына каранды,туганы түрдә үк ята икән.Инде иртәгә чыгарырга тиешләр икән. Аның янына утырып, күчтәнәчләр салган пакетын бирде. Шулчак:
- Сердәш, әллә танымыйсың да инде, дигән тавышка борылып карады. Дөрес, танымады шул, торып янына килгәч кенә ишек төбендәге караватта үзенең яшьлек дусты ятканын күреп алды.
-Танымаганнан түгел, сердәш, күзлегем парланды, берни күрмим, апа үзе чакырмаса аны да күрми идем әле, - диде Гөлфирә, - авырыйсыңмы, кай җирең соң? Ә сердәшенең хәле бик танырлык түгел иде шул, бик тазарган да үзе.
- Бар инде, - диде Наҗия, - тәмам букет.Аннары өстәп куйды, әллә каргадыңмы, сердәш?Гомер буе башым авырудан чыкканы юк, гел мәшәкать табылып кына тора.
- Әй, сердәш, син бит инде үзең дә намазга баскансың, ишетеп торам,язмышым,дип,уйламыйсыңмы? Сынауларсыз гына кем яши алган, -диде Гөлфирә,- юк, каргамадым, каргышның ике башлы булуын мин кечкенәдән белеп үстем.
- Син һаман яшьлектәге кебек бер дә үзгәрмисең, - диде Наҗия, - шәһәр шул инде. Гөлфирә инде ник кергәненә үкенә башлаган иде, кем уйлаган бит!
Палатадагыларның исән - сау терелүен теләп саубуллашты Гөлфирә. Аның тизрәк саф һавага чыгасы, иркен сулыш аласы килде. Һе, әллә каргадыңмы, имеш! Тапкан сүз 50 елдан соң әллә каргадыңмы? Сердәшенең
шул сүзе һаман колагында яңгырап тора иде әле.
Гөлфирә белән Наҗия ике урам аша гына үстеләр.Бер партада утырып укыдылар. Элек бит малайлар белән утырыш юк иде, икесенең дә фамилияләре дә, әтиләренең исеме дә бер үк. Икесе дә күп балалы гаиләдән, бабайлы, әбиле. Ул елларда кызлар бер-берсенә исемнәре белән әйтмиләр, берәр исем уйлап табалар иде. Алар да “Сердәш” кушылдылар. Дус
булдылар. Өйгә бирелгән эшләрне соңга калып, мәктәптә үк эшләп кайталар иде, чөнки өйдә аларны башка мәшәкать көтә, кечкенә эне, сеңелләре алар өстендә. Әниләре көн буе эштә булгач, алар кайтуга эшне бетерергә кирәк.
8 –сыйныфны бетергәч, Наҗия укырга 9 - класска район үзәгенә китте, Гөлфирә хат ташучы булып эшләп, кичке мәктәптә укыды. Ул елны армиядән кайтып Хамис та кичке мәктәптә укый башлады. Гөлфирәгә юлдаш табылды, төнлә курка - курка кайтудан котылды. Хамис аны һәркөнне капка төпләренә кадәр алып кайта. Баштарак мәктәп хәлләрен генә сөйләшкәләп йөрсәләр, соңрак ике йөрәк бер-берсенә тартыла башлады.Гөлфирә әтисенең килеп чыгуыннан куркып, күрше әбисенең капка төбендә генә утыра башладылар. Хамис фермага терлекләр карарга урнашкач, Гөлфирә дә сыер савучы булып эшли башлады. Инде алар кичен дә, көндезен дә бергә булгач, алар арасындасы сер фермада билгеле булды. Уңган иде Гөлфирә, теше тырнагы белән эшкә ябышты. Наҗиянең абыйсы шофер булгач, авылга гел кайтып йөрде. Ахырда юлдан күңеле булды ахыры, ул да кичке мәктәпкә керде. Гөлфирә каршындагы сыер савучы ялга киткәч, Наҗия аның урнына керде. Инде хәзер мәктәптән дә, клубка барсалар да өчәү йөрделәр. Наҗиянең авылда калырга исәбе юк, мәктәпне тәмамлагач ул укырга китәчәк, авылда калмый. Аның төрле шәһәрдә туганнары күп. Гөлфирә инде беркая да китмәячәк, алар Хамис белән өйләнешерләр, хәер Хамисның да энесе бар, йортта ул калса, алар башка чыгарлар. Өметләре зурдан иде кызның. Ярата, бик ярата иде шул ул егетне. Наҗия, үтерәсең инде шуны яратып, бозау кебек ияреп йөри безгә, авызыннан сүзе чыкмый, дип, үрти иде сердәшен.
Алар мәктәптән өчәү кайталар да, бераз сөйләшеп торалар, кыш көне салкында озак торып булмый, Наҗия дә Хамисны көтеп тора,алар бергә китәләр, аларның юлы бергә.Кайчак та алар артыннан көнләшеп тә кала кыз, тик, Наҗиянең аны яратмаганын белә. Бик аз сүзле шул Хамис, сөйләргә яратмый.Ярар, юкны сөйләп аптыратмас, кирәген генә әйтер, дип, үзен юатып куя аннары. Бер көнне эчен пошырган вакыйга булды шул. Бергә эшләгән Хәдия, Гөлфирә, кызым, сине бик яратам, әйткәнемә ачуланма, тик Хамис, дип, өзеләсең, алданып куя күрмә. Күңелеңә авыр алырсың, дип, әйтми йөрдем, алар минем иремнең туганнары. Хамисны сиңа өйләндермиләр, уйлама да, ул Наҗиягә өйләнә. Ураза беткәнне генә көтәләр, диде. Гөлфирә ышанмады. Рәхмәт кайгыртуыңа, диде дә китеп барды. Шулай да күңелендә шик уянды. Кичен алар киткәч, өенә кермәде, әкрен генә
артларыннан барды. Алар әле бергә иделәр, Гөлфирә яннарына ук барып басты, көтмәгәннәр иде, уңайсызланып киттеләр. Тик, Хамис үзен кулга алды, менә яңа теореманы исбатлыйбыз әле, иртәгә сиңа да күрсәтербез, диде.
Насыйп булса, күрербез, дип, китеп барды кыз.
Гөлфирә төне буе йоклый алмады, әгәр алар өйләнешсәләр, беръюлы ике дустын югалта бит ул. Ничә ел бергә, бөтен серләрен сөйләшкән Наҗияне дә, өзелеп яраткан Хамисын да. Гөлфирәнең әтисе гел эчеп йөргәнгә кызы гаепле түгел бит.Имеш, иртүк килеп капканы кыйнар, диләр икән. Бу сүзне дә шул Хадия апасы әйтте инде, кайгырмаска куша да бит. Йөрәк бар бит әле. Тик бу хакта икесенә дә бер сүз әйтмәде, берни белмәгән булып йөреп тә туйды. Хадия апасы бит, әйтсәң, мине ирем кыйнар, дип ялынды.
Хадиянең сүзе чынга ашты. Ураза гаетеннән соң ук Хамис Наҗияне алып кайтты. Дөрес, Наҗиянең әти-әнисе бик риза булмаган, тик килешергә иртән генә килгәч, нишлисең?!
Каргамады, тик рәнҗеп елады, бик рәнҗеде Гөлфирә, җан дусты, сердәше егетеңне тартып алсын әле!Ничә ел яратып йөргән егетен, барлык өметләрен өзделәр шул, иң якыннары бит әле. Хамис башкага өйләнсә дә болай авыр булмас иде, сердәше калган булыр иде. Аның өйләнгәнен белгәч, әтисе ничек тузынды, имеш, кызы үзе гаепле, теге кыз акыллы булган!
Әнисе генә юатты, елама, синең кебек кызга, менә, дигән егет табылыр, гомерең буе фермада изелмәскә сәбәп булган, шөкер, Раббым, диде.
Гөлфирәнең рухы сүнде, өлгергәнлек аттестатындагы яхшы билгеләре дә сөендермәде, аларның бер көн бик кирәк буласыларын уйламады, уйларлык хәлдә түгел иде шул.
Исерек ата, гаиләдәге тавыш туйдырды кызны, абыйсы армиягә китеп котылды, дип, уйлады ул. Китәргә, кая булса да китәргә, котылырга ...
Сабан туена бер танышларынның туганы өйләнергә кайтты. Гөлфирә, сабан туена шул таныш кыз белән барырга сөйләшкән иде, кичен аларга кайттылар. Сыер савучыларны ташый торган автобуста шул егет тә бар иде, сөйләшеп киттеләр. Сабитның шундый матур кызны күргәч соклануы йөзенә чыкты. Сабан туена бергә бардылар. Сабан туе тимер юл станциясенә якын иде, бәйрәм тәмамланганны көтмичә поезд белән Казанга китеп тә бардылар. Авылга кайтса, китә алмам, дип, уйлап, якын туганнарына гына әйтеп китте Гөлфирә. Икенче көнне Сабитның әти-әнисе кайтып, кызны сорап, никах укытып киттеләр. Уйламаганда Гөлфирә шәһәр хатыны булып куйды.Торырга
урыннары бар иде, фабрикага эшкә керде. Тырышлыгы бар иде, урта мәктәп бетерүе дә ярап куйды. Бер тапкыр да алдан күрмәгән кеше белән тормышын
ничек җайлый алганын үзе генә белгәндер инде. Кайтканда матур киенеп, туганнарына бүләкләр алып кайтты. Чибәрлеге дә бар иде инде, кызы тугач та, курчак кебек киендереп кайттылар. Баштарак әнисе сораусыз киткәненә рәнҗеп тә йөрде, танышын да каргады, син озаттың, дип. Гөлфирә ирен яраттымы, юкмы, ул турыда беркайчан да сөйләмәде. Барсына да шөкер итте.Тик парлы тормышы озак булмады, Сабит кисәк кенә авырып бакыйлыкка китеп барды. Кызы әле укырга да кермәгән иде. Булдыклы ялгыз
хатынга ир табыла ул. Тагын бәхетен сынап карарга булды, әйбәт кенә торып китсәләр дә, бу ире эчәргә дә яратты, язмыш кабатлана, дип, өзгәләнгән чаклары күп булды яшь хатынның. Башта коммунал фатирда берничә гаилә яшәде. Барсы да аның кебек чисталык яратучы түгел иде шул. Кичләр буе юып, җыеп үтте көне. Кайчакта пешәргә куйган ашы да кәстрүле белән югалган чаклар да булгалады, Шөкер, әле эшем яхшы, акчалы, дип, шатланды. Тагын игезәк балалары булды, тик кая барсаң да кара сакалың үзең белән, диләр, бит инде җайланып җиттем дигәндә генә,
үсмер кызларын калдырып, ул ир дә үлеп китте. Балаларым ким хур булмасыннар, дип, тырышты Гөлфирә.Нинди генә эштә эшләсә дә сынатмады. Балаларын тормыш итәргә өйрәтеп аякка бастырды. Инде өчесе дә тормышлы. Икенче иренең әнисен дә чит итмәде, ахырдан үзенә алып килеп тәрбияләде. Инде оныкларын үстерешә. Шул арада үткән 50 ел гомердә нәрсә генә, нинди генә авырлыклар күрмәгән ул. Тик, нинди генә авырлыклар күргәндә дә авылга кире кайту уе тумады, аның ничек яшәгәнен әнисе дә, туганнары да белмәде. Шөкердән башка сүзе булмады аның. Барсын да сөйләп йөреп булмый шул, ул йөрәктә генә кала. Әти-әнисен дә вафат булгач үзе кайтып бакый дөнъяга озатты, туганнары да иртәрәк китеп бардылар. Шөкер, көннәре гамәт-гыйбәдәттә үтә аның, ул әле, оныкларына, балаларына кирәк, Раббым хәерле гомеремне бир, дип, дога кыла Гөлфирә. Язмышының шулай булганына бик риза ул, беркемне дә каргамады. Тик кеше яше дә җиргә таммый бугай, артык рәнҗегән күз яше...Наҗия белән аерылышканнан бирле очрашырга туры килмәде, әллә үзләре теләмәде, әллә язмыш. Наҗия кияүгә чыккач укырга йөрмәде, гомере буе фермада эшләп, саулыгы бетте. Өйләнгәндә без аерым яшибез, йортта энем кала дисә дә, Хамис йортта калды, энесе читкә китеп барды. Каты йорт иде, кайната-кайнана озак яшәде әле. Инде хәзер үзе кайнана инде, шөкер тигезлеге бар инде, саулыгы гына юк. Шулай да бик авыртынган чакларда
Әллә сердәш каргадымы?дип, уйлап куя. Ике мәхәббәт арасына кергәнче утка кер, дигән сүзне ул яши-яши генә аңлады. Яратмады аны Хамис, чөнки Наҗия бөтенләй Гөлфирәнең капма каршысы иде. Алай матур итеп киенә дә, яраттырырлык сөйли дә белмәде. Аерылышу турында уйламады да, инде ике апасы аерылып кайтып, кабат кияүгә чыкканнар иде. Тагын ике сеңеле үсеп килә.Бервакыт шулай зарлангач, әтисе, илтеп бирмәдем, кеше арасына кереп үзең киттең, Гөлфирәң рәнҗегәндер, дип, әрләде генә үзен. Авыл халкы өчен шәһәрдә Гөлфирә бик бәхетле яши иде шул. Бүлнискә кергәненә бер үкенде, бер шатланды ул. Күңеленнән тагын, каргамадым, сердәш, үз табышың, үзең теләп алган язмыш, дип, үз тормышына шөкер итеп туганнарына китте.
Көтеп алган кадерле кунак булып, түр башына ул утыргач, мәҗлес башланды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 168