Үкенергә соң булмасын.
6 бүлек
Әсәр кыскартып бирелә.
Рәйлә килеп киткәч, Рәсим белән Гөлзидәнең тынычлыгы бетте.
- Әле ярый, Марат әниләрдә, күргән булса тагын да куркыр иде.
Рәсим Гөлзидәне тынычландырырга теләп, каршысына ук басып:
— Бәлки, исереклеге белән генә дулап йөридер, теге юлыда, айныгач югалды бит.
- Шулай да бит, мин барыбер куркам, ул нәрсә эшләргә дә әзер бит, бары ул дигәнчә булсын.
- Тынычланырга иртәрәк әле , тик барыбер яхшыга юрарга кирәк.
Рәсим, Гөлзидәне кочып алды да :
- Минем матурым, миңа нәрсә ашата икән? Ачтан үләм ахры, әйдә сөйгән иреңне ашат — дигән булды. Аның хатынының уйларын, башка юлга җибәрү иде уенда. Берничә көн үтте. Рәйләдән хәбәр булмады. Гөлзидә белән Рәсим, бераз тынычлана башладылар. Алар Рәйләне, чыннан да исерек килеш кереп бәйләнеп йөргән дип, уйладылар. Ләкин Рәйләнең, исерек килеш полициягә эләгеп, унбиш суткага утыра дип, башларына да килми иде аларның.
Бүген эштән кайтуга Рәсим, Гөлзидә каршысына килеп, аңа карап тора башлады.
- Нигә шулай карыйсың? Берәр нәрсә булды мәллә?
- Юк сокланам гына, бергә яши башлаганга биш ел, ә син һаман кызлар кебек.
- Ярый инде, әйдә ялагайланма, берәр нәрсә кирәк мәллә?
- Кирәкми, әллә сокланырга ярамыймы? Карама миңа, усал итеп, әйтәм - әйтәм инде. Киләсе ялга, безне туйга дәштеләр. Бер дус малай өйләнә.
- Ничек инде, малай? Ничә яшендә инде ул?
- Соң өйләнә, нишлисең бит, бөтен кешегә минем кебек бәхет елмаймый .Әни, циркка билет алдым, Маратны бездә калдырырсыз, аңада күңел ачарга мөмкинлек була диде.
- Ярый алайса, барырбыз, иртәгә кибеткә барып килергә кирәк , сиңа күлмәк алырбыз.
Гөлзидә сүзендә әйтеп бетермәде, Рәсим аны кочаклап алды:
- Яратам, яратам сине матурым, минем.
Туй көне килеп җитте.
- Син җыена тор, мин Маратны әниләргә илтеп кайтам, кибеткәдә кереп чыгармын, иртәгә чыгып йөрмәсен, нәрсәләр кирәк була?
- Сөт, кирәк, аннары сыек май алырсың. Тукта, онымда беткән .
Рәсим кайтканда, Гөлзидә киенеп, көтеп утыра иде инде. Рәсим берсүзсез басып торды да:
- Мин туйга бармыйм.
- Нигә миңа җыенырга куштың? Белгән булсам, эшләремне эшли идем.
- Үпкәләмә инде, куркудан гына барасым килми, урларлар дип, куркам гүзәл хатынымны.
Гөлзидә көлеп җибәрде, һәм иренең муенын куллары белән урап алды.
- Миңа, синнән башка беркем дә кирәк түгел, көнче күбәләгем.
Туйда алар, иң матур парларның берсе иде..Туй бәйрәме бик матур барды. Җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнатылды. Берсенә Рәсим белән Гөлзидә дә чыкты. Идәндә әйләнгән шәрәп шешәсе, кемгә күрсәтә, шулар җәза узарга тиеш була . Кайсы пар биеде, кайсы мәзәк сөйләде, Гөлзидә белән Рәсимгә җыр чыкты. Гөлзидә күптән җырлаганы булмасада, ялындырып тормады. Ул баянчы егет янына килеп, нинди көй уйнарга әйтте дә, Рәсим янына килде. Алар бер берсенә карап кулга кул тотынышып, уртага чыгып бастылар. Көй акрын гына агыла башлады. Рәсим Гөлзидәнең биленнән тотты да, салмак кына вальс әйләндерергә тотынды. Алар акрынайгач, Гөлзидә җырлый башлады. Залда тынлык урнашты. Чыннан да, бу бик искиткеч матур күренеш иде. Бу парны карап торсаң, алар яңа гына өйләнешкән пар дип уйлыйсың. Озын билдән узган кара чәчләре, биленә хәтле төшкән, күк төсендәге озын күлмәк Гөлзидәнең зифа буен күрсәтә. Зур кара күзләре, озын керфек арасыннан оялып кына иптәшенә, көл төсендәге костюм чалбар, ап ак күлмәк кигән иренә төбәлгән. Бер - берсеннән, күздә алмыйча, көй беткәнче әйләнделәр. Тында алырга куркып, басып торучылар җыр беткәч, аларны алкышларга күмделәр. Бөтенесе дә, беравыздан, бу уенның җиңүчеләре дип аларны игьлан иттеләр.
Ниһаять, Марат өчен көтеп алган көн җитте. Ул киемнәрен киеп, әнисе янына чыкты.
- Әнием кара, минем киемнәрем нәкъ әтинеке кебек, ул туйда шулай киенгән бит, миндә өйләнәмме?
Рәсим белән Гөлзидә көлеп җибәрделәр:
- Улым өйләнерсең, тик алдан укы әле.
- Әти, миндә әнигә өйләнәмме?
- Юк улым, әниең минеке, ә сиңа әниең кебек, матур кыз табарбыз.
- Мин башка кызга өйләнмим, миңа әни кирәк.
- Ярый кычкырма, әниең икән, әниең булыр. Башта укып бетер.
Мәктәптә балалар күп . Марат, бөтен мәктәпне карап чыкты. Күргән һәрбер әйберне сөйләде, ул бик шат иде.
— Улым бүген бәйрәм, әйдә торт алабызда, әбиләреңә керәбез.
- Урра, әнием шиколадныйны алыйк әле, әби ярата торганны.
- Ярый, әйдә үзең сайларсың.
Роза апа, үзедә тәмлеләр пешергән булып чыкты. Алар килгәч, бергәләп тәмләп чәй эчтеләр. Аш бүлмәсендә икәү генә калгач, Роза апа белән Гөлзидә үз сүзләре, борчу мәшәкатьләре турында сөйләштеләр.
- Кызым, бик борчулы күренәсең, нәрсә булды?
- Әни, шул Райлә башымнан чыкмый, тагын килеп нәрсә эшләр, баланы тартып алыр дип, куркам. Шулай булса, миңа нишләргә? Мин Маратны үлеп яратам, нигә соң Ходай кабат, мине сыный? Мин нинди начарлык эшләдем?
- Тукта кызым, тынычлан, бәлки куркыткан гынадыр. Төрмәгә ябалар бит аны, кыланып йөрсә.
- Ул бит бездән, акча сорады
- Курыкма, ул бернидә эшли алмый, беренчедән ул үзе баладан баш тартты, икенчедән Марат синең законный улың , аннары эшсез, исерек хатынга кем бала бирсен. Борчылма, Алла теләсә, барда яхшы була. Рәйлә, безнең кайда торганыбызны белми, килен булган дәвердә, ул безгә бер тапкырда килгәне булмады. Шуңа күрә Марат бездә торсын бераз, калганын тора бара җайларбыз.
- Ярый әни, син дөрес әйтәсең, Марат сездә калыр, Рәсим иртәгә кирәк әйберләрен кертеп чыгар. Рәхмәт әни, ярдәмен өчен!
- Соң, рәхмәт әйтеп тору кирәкми, без бит бер гайлә кызым, бездә ярдәм кулын сузмасак, кем сузсын? Ә Рәйлә турында, Рәсимнең апасына авылга шалтыратып сорашырмын, ул нәрсә булсада беләдер. Кодагыйдан сорап аны борчуга саласым килми.
- Без кайтабыз әни, иртәгә миңа да иртән эшкә, тыныч төннәр , тагын бер кат, рәхмәт сезгә.
Ике атна, бик тиз үтте. Рәйләдән хәбәр булмады. Гөлзидә тынычлана төшеп:
- Рәсим, бүген Маратны алып кайтырбыз инде. Мин аны биктә сагындым. Шалт иткән тавышка да, Марат дип борылып карыйм. Куркып яшәп булмый, күрәчәкне дә үзгәртә алмыйбыз, Ходай нәрсә язса, шул булыр. Улымны уйлый - уйлый, башым китте ахры, күңелем бутала, хәлем бетә. Зинхар бүген алып кайт.
- Матурым, үземдә бик сагындым, син курыкканга, әйтергә батырчылык итмәдем. Мин киттем, ә син улың яраткан ризыкларны әзерли башла.
- Үзем тәмле ашыйсы килә дип, әйт инде.
- Юк, сиңа яхшы хәбәрем бар, кайткач бергә бәйрәм ясарбыз дигән идем. Мин киттем.
Рәсим чыгып китте, Гөлзидә яңа хәбәрне ишетәсе килсә дә, ире әйтмәде. Гөлзидә, улы яраткан пицаны ясап, газ пиченә тыкты, өйдә ясалган йогуртны да әзерләп, суыткычка куйды. Улы турында уйланып йөреп, чыннан да башы китте ахры, башлары әйләнә башлады. Ул дару эчеп, караватка кереп ятты. Озак көттермичә, Рәсим белән Марат кайттылар. Рәсим кулына торт белән бер бәйләм роза чәчәкләре тоткан. Марат ишектән керүгә:
- Әни, мине бүтән әбиләрдә озакка калдырмагыз, мин сезне шундый сагындым.
- Нигә? Әбиең янында начармы?
- Юк, әби мине ярата, тик минем сезнең белән яшисем килә.
- Ярар улым, сүз бирәм, син гел безнең янда булырсың. Әйдәгез чәй әзер, ә син нәрсә бер сүз дәшмичә торасың?
Гөлзидә иренә карап:
- Телеңне урамда калдырдың мәллә,?
- Улың белән сөйләшкәнеңне көтәм, бүген чыннан зур бәйрәм, улыбыз яныбызда, аннары мине эштә дә күтәрделәр, мин хәзер начальник кәмәше. Акчасы да күбрәк була.
- Хәерлегә булсын, без бергә, һәм һәрвакыт шулай булсын.
Ашны ашап бетергәч, Гөлзидә чәй ясарга торды. Чәшкәләрне өстәлгә куям дигәндә, башы әйләнеп идәнгә ауды. Рәсим белән Марат, куркуларыннан сикереп тордылар. Рәсим Гөлзидәне залга диванга күтәреп кереп яткырды да, ашыгыч ярдәм чакырды. Алар озак көттермичә килеп җитте. Табиб Гөлзидәне караган арада, Рәсим нишләргә белмичә әнисенә шалтыратты:
- Әни, безгә килеп тор әле, Маратны карарга, Гөлзидәнең хәле начарланды, хастаханәгә алып китсәләр, мин аның белән барыр идем.
- Хәзер килеп җитәм.
Озак та үтмәде табиб Рәсим белән , куркудан елап беткән, Марат янына аш бүлмәсенә керде:
- Нәрсә инде бу, шатланасы урынга елап утыралар.
- Әйтегез зинһар, Гөлзидәгә ни булган?
- Сезнең бит, бер балагыз бар, чамалап булмадымы? Борчылырлык сәбәп юк, бераз кан басымы күтәрелгән, андый вакытта булгалый торган хәл.
— Нинди вакытта аңламыйм?
- Ничек дип әйтим, сез яңадан әти буласыз, хатыныгыз бала көтә.
Рәсим сикереп үк торып басты:
- Ничек ? Кайчан?
Табиб көлеп җибәрде:
- Нәрсә, әллә көтмәдегезме?
- Ничек көтмим, рәхмәт сезгә, бик шатлыклы хәбәр өчен!
- Туктагыз , аннары шатланырсыз, менә сезгә кәгазь, шунда язылган даруларны алыгыз, озакка сузмыйча хатыныныз хастаханәгә барып анализларын бирсен.
- Рәхмәт сезгә, иртәгә үк алып барам.
Табибны озатып, Рәсим Гөлзидә янына керде, анда инде Марат әнисенең кочагында иркәләнеп утыра иде.
- Матурым, белсәң иде, минем нинди бәхетле икәнемне!
- Ярый аңлыймда, беләмдә, күктән җиргә төш, ишек шакыйлар.
Рәсим очып диярлек барып ишекне ачты. Ишектән килеп кергән әнисен, кочып күтәреп үк алды да, әнисенә сүздә әйтергә ирек бирмичә:
- Әнием, әнием, мин бик бәхетле , ишетәсеңме бик бәхетле!
- Шуны әйтер өчен дәштеңме?
Рәсим , сөйрәп диярлек Роза апаны, Гөлзидә янына алып керде:
- Менә ул, мине бәхетле итүче, әнием, син тагын әби буласың.
- Алланың рәхмәте яугыры, бу чыннанда бик зур бәхет. Котлыйм сезне балакайлар. Бәхетле булыгыз, Ходаем ярдәменнән ташламасын.
- Рәхмәт әни, синең теләкләрен безгә бик кирәк — диде Гөлзидә елмаеп, бераз кызара төшеп.
Иң шатланганы Марат булды.
- Миңа бәби тизрәк алып кайтыгыз, малай булса футбол уйныйбыз, кыз булса мин аның, тән сакчысы булам, ә ул принцесса була.
Бөтенеседә Маратның сүзләреннән рәхәтләнеп көлделәр. Көн артыннан көн үтте. Шатлыкка күмелеп алар Рәйлә турында оныта башлады. Яңа ел ялларында авылга кайттылар.
Дәвамы бар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 40