И әбекәй, мин бит синдә
Әнкәемне күргән идем.
Эзли торгач әнкәемне
Таптым, диеп йөргән идем...
Ә син сәрхүш әби икән,
Иманыңны җуйдың мәллә?
Заманалар авыр булып,
Тормышыңнан туйдың мәллә?
Беләсеңдер, синең хәзер
Дингә ныклап басар чагың.
Картлыгыңда “шайтан суы”
Нигә кирәк булды тагын?
Син бит зурнәй, онытмачы,
Оныкларың күрәләрдер?
”Шайтан суын” уртлавыңны
Алар да бит беләләрдер?
Болай йөрсәң үзеңнән бит,
Бәхетең җәяүләп качар.
Яши торгач, заманалар
Күңел күзләреңне ачар.
Эчмә инде “шайтан суын”,
Син бит хатын – кыз затыннан.
Дус – ишләрең, танышларың
Сөйләп калмасын артыңнан...
Беркайчан да соң түгел ул,
Тәүбәләргә генә кил син.
Мәчет ишеге һәммәбезгә
Ябык түгел, шуны бел син!
И әбекәй, мин бит синдә,
Әнкәемне күргән идем.
Шулкадәр дә әнкәемә
Охшаган, дип йөргән идем..
Өлкәннәрне хөрмәт итү,
Яшьли җанкаема сеңгән.
Хәзер инде әнкәемә
Охшагансың бит син, димәм,
Бер күрүдә биздем синнән...
Гөлсимә Зиннәтуллина (Халикова).
Борай.
Дәү әниләргә махсус язылган матур җыр тыңлыйк, дуслар!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев