Предыдущая публикация
Кушнаренда тудым, үстем,
Туган җирне яратам.
Әгәр бераз читтә торсам,
Сагынып аны, кайтам.
Елгаларым данлы Идел,
Чәрмәсән, Кармасан да,
Беркайчан исемнән чыкмый,
Кая гына барсам да.
Кызлар тавындагы очкыч,
Таш сыннары ни тора,
Беркайда да юктыр мондый
Күреп туймас могҗиза!
Агыйделнең гәүһәр ташы
Күңелгә якын минем.
Ераклардан чакырып тора
Сөекле туган җирем!
Агыйдел буе- Кушнарен,
Күркәмләнә барасың.
Уңышларың, табышларың,
Тарихыңа язасың!
Файлас. 07.01.25 ел.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 6
Кушкаренкода бик талатлы кешеләр яши икән
Бравооооооо!!!!!!
Ряхмятлемен...