Предыдущая публикация
Туя алмыйм серләшеп,
Әнкәй мине үстергән бит,
Тал бишектә тирбәтеп,
Тал бишекләрдә тирбәтеп,
Күңелемне нечкәртеп.
Елга аша ике басма,
Берсе зирек,берсе тал!
Таллар бөгелсә дә сынмый,
Бәгырькәем белеп кал!
Бөдрә талларым моңлана,
Агымсуларга карап,
Сандугачлары очканнар,
Кунмыйлар инде сайрап,
Җилләр исә,бөдрә таллар,
Җырларын җырлый шаулап.
Елга аша ике басма,
Берсе зирек,берсе тал!
Таллар бөгелсә дә сынмый,
Бәгырькәем белеп кал!
Яфракларын җилләр өзә,
Талларым ничек түзә?
Талларымның яфраклары,
Агымсуларда йөзә,
Өзелсә дә үзәкләре,
Талларым минем түзә.
Елга аша ике басма,
Берсе зирек,берсе тал!
Таллар бөгелсә дә сынмый,
Бәгырькәем белеп кал! ,С.Мокыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев