Предыдущая публикация
Яктылыкны ябып, кара болыт
Килеп кунды илем өстенә.
Ил тормышын, кеше күңелләрен
Манды кебек кара төсенә.
Болыт белән илгә кайгы килде –
Таңнар атты кара көн булып.
Яңгыр итеп шифа яудырмады,
Кара көннәр койды ул болыт.
Шатлыкларны кара төскә буяп,
Тормышны ул сагыш-зар итте.
Кара якты кеше йөзләренә,
Йөрәкләрен гүя боз итте.
Аяз көннәр кинәт юкка чыкты,
Кояш калды болыт артында.
Шомлы уйларыннан калтыранып
Яши хәзер газиз халкым да.
Яшәү яме сүнде, җылы эзләп,
Күңелкәем тора гел тулып...
Ил өстенә кара кайгы булып
Озаккамы кунды бу болыт?!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 2