(сорау буенча)
Һәрбер ана газиз баласына
Йөрәк җылылыгын бушата
Җылылыкны кире кайтармасаң,
Кара каннар тула бушлыкка...
Балам тугач,яшәү тәмен тойдым.
Бик кадерләп,аны үстердем.
Йөрәгемнән төшкән күз алмама
Барлык назымны да мин бирдем...
Саклап,яклап җил һәм давыллардан
Балам диеп кенә яшәдем.
Олыгайды балам,тик нигә соң
Карт көнемдә ага яшьләрем?
Эчәр чәең агу була,диләр,
Артык шикәр салып болгасаң.
Татлы балаң дошман була икән,
Аңа гына табынып яшәсәң...
Өметем бар минем,дигән идем,
Таянычым картлык көнемдә
Бер кечкенә почмак урын дамы
Юк соң миңа йөрәк түреңдә?
Үз балаң да туды инде хәзер.
Күкрәгеңә сөеп,син кочтың.
Никадәр нык яратасың аны?
Мин дә сине шулай яраттым!
Тик яхшылык кына телим сиңа!
Озак тыгызламам инде мин.
Картлык көнең гел шатлыкта үтсен,
Балаң шәфкатьлеген мин телим!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 32