Предыдущая публикация
Бүген синең туган көнең,әнкәм,
Кунак киләм кабрең янына.
Бүләк булыр сиңа Коръән-хәтем,
Яшь агылыр шатлык урынына...
Кунак килдем синең кабереңә..
Яңа ташка исемең язылган,
Әткәм,кабер ташын бүләк итеп,
Туган көнең белән котлаган...
,,Матур булган", дипме әйтим,әнкәм?
Кабер ташы матур булалмый.
Үлгәч,бүтән бүләк кирәк түгел,
Туган көндә яшь тә тулалмый.
Кунак киләм синең туган көндә
Өйгә түгел-каберең янына.
Бүген инде синең исемнәрең
Ашка түгел-ташка языла...
Кабер ташы инде әле синең
Яткан урыныңны күрсәтер...
,,Монда әнкәң йоклый",-диеп әйтер
Әткәемнең соңгы бүләге.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 52
Каршы алмас безне беркайчан.
Әни бирә торган җылы назны
Табып булмас инде беркайдан.
Уткэн инде алар уткэннэр
Йерэклэрне эзеп хэм эрнетеп
Кайталмаслык жиргэ киткэннэр
Жаны жэннэттэ булып,тэне рэхэттэ булсын иде...
Бездән башка әрбахларга, Тагын соң укыр кемнәре?
Чәчкәләр үсәр кабердә, Тик без утыртсак кына, Мәрхүмнар рухы шатланыр. Догалар укысак кына.
Мондый шигырьлярне еламыйча язып та, укып та булмый.
Сколько мне лет, написано прямо на странице, я не скрываю свой возраст, в отличие от Вас
Спасибо, что приняли за казанскую татарку))) значит стихи соответствуют