Аңлыйсыңмы ,Адәм ,аңлыйсыңмы?
Тик аңлап та,Шөкеранә кылмыйсыңмы?
Бу дөньяда бар нәрсәнең җаен тапкан,
Безнең өчен Хак Тәгалә Җир яраткан.
Галәмнәрдә йөзеп йөри Җир шарыбыз,
Җир яктырта,җылы бирә кояшыбыз.
Юлдаш була төнге юлда ай яктысы,
Тереклекне тукландыра су тамчысы.
Уйлаштырып яратылган җиргә адәм,
Сөю килеп ,парлашканнар Һава белән.
Бар нигъмәтне кешеләргә тигез бүлгән,
Дөнья өчен бар кирәген белеп биргән.
Күзләр биргән адәмнәргә күрер өчен,
Борын биргән хуш исләрне тояр өчен,
Биргән колак, ишетегез дип азанны,
Авыз биргән ,ашагыз дип, хәләл малны.
Телне биргән хак сүзләрне сөйләр өчен,
Зихен биргән ,уйлап эшен эшләр өчен.
Бу әгъзалар бар да сыйган тик бер башка,
Муен биргән баш борырга ике якка.
Бу нигъмәтләр туганда ук бездә була.
Бу зур байлык,алып булмый алтынга да.
Ходай безгә бушлай биргән бу байлыкны,
Юмарт бит ул. Хәм ярата юмартлыкны.
Бит могҗиза: бар да уйлап эшләнелгән,
Тормыш өчен бар кирәкне Ходай биргән.
Эчәргә су,һава биргән сулар өчен,
Караңгылык биргән ,ялда йоклар өчен.
Иртә таңда сирпи кояш яктылыкны,
Адәм эшләп,тапсын диеп мал-ризыкны.
Үсемлекләр үсәр өчен туфрак кылган,
Ул үсемлек бар терлекне тукландырган.
Үле терлек тукландырган шул туфракны,
Безнең өчен Ходай биргән төрле якны.
Тереклеккә иң кирәкле суны бирә,
Җиргә сибә,юешләтә һәм киптерә.
Парланган су әверелә болытларга,
Су тамчысы,яңгыр булып, янә ява..
Бар нәрсәне тормыш өчен Ходай биргән.
Шуны бераз уйлыйсыңмы,мескен Адәм?
Бу байлыкның кадерләрен беләсеңме?
Биргәненә шөкеранә кыласынмы?
Шатмы соң син Ходай биргән саулыгыңа?
Хәрам әйбер кушма инде ризыгыңа!
Бик аз нәрсә безнең өчен хәрам кылган,
Куп хәләл мал! ! Баш тарт инде син хәрамнан!
Ходай уйлап яраткан бит бу дөньяны,
Белеп кылган ,хәрам итеп,тик яманны.
Югалткачтын саулыгыңны ,үкенерсең,
Ходаеңа ялварырсың,үтенерсең.
Ходай юмарт,мәрхәмәтле ,шәфкатьле ул,
Тәүбә кылгач,саулыгыңны кайтарыр ул.
Тик тәүбәләр,савыккачтын онытылыр,
Һәм яңадан хәрам тормыш тик тотыныр...
Тормыш гөрләр,мул барлыклы,матур тормыш,
Тик тәүбәләр онытуны сөйми язмыш.
Тәүбәләрең оныткачтын гафу юк ул,
Бәрәкәт юк,куелгачтын хәрамга юл...
Үз бәхетең үз кулыңда,аңлыйсыңмы?
Ходай бездән сораганны кылмыйсыңмы?
Ул күп итеп һәм мул итеп биргән безгә,
Бик җиңел йөк йөкләгән ул җилкәбезгә.
Җавап итеп,бик аз сорый адәмнәрдән.
Сакланыгыз,диеп куша хэрамнәрдән.
Укыгыз дип ,хак юллама җибәрелгән
Исемнәре ул китапның булыр Коръән.
* * *
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев