Җылы көзнең назлы көннәре.
Күпләп балан җыеп кайткан әти...
Эх, баланның әче тәмнәре!!!
Күп йөрдек без кырда әти белән ,
Җир җиләге җыйдык, күк җиләк
Табигатьнең матурлыгын карап,
Чәчкәләрнең хуш исен иснәп...
Әти, әтием... Булмагандыр кебек
Кырда син белмәгән үләннәр...
Белә идең һәрбер урман кошын,
Күктә торна, сазда челәннәр...
Аңлый идең сыман кошлар телен...
Сайрап җавап бирә идең дә,
Кошлар кушылып җырлап җибәргәчтен,
Сөйли идең алар телендә...
Матур да көз, —сары , сагышлы шул...
Алтын җирне тиздән кар каплар...
Китәр кошлар... Кайтса да яз алар,
Әти исән чаклар кайтмаслар...
Киләчәктә, сары көзләр җиткәч...
Сагынып , барып басырмын кырга...
Мин шул аңлый алмам кошлар телен,
Кушыла алмам , кошкайларым , җырга...
Сайрагыз сез, сагынып үткәннәрне,
Моң тутырсын барлык күк йөзен,
Җырыгызны, догалардан кылып,
Раббым әтиемә җиткерсен...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 3