" Илһам" әдәби- музыкаль төркеме бүген үзенең чираттагы кунакларын җыйды.Кунакларның да ниндиләре!" Хәрби туганлык" ветераннар җәмәгать оешмасы әгъзалары яисә гади генә әйткәндә Әфган егетләре.Әйе, без барыбыз да беләбез,Әфганстаннан соңгы совет солдаты чыкканга 15 февральдә 30 ел тула.Әфган сугышыннан исән чыккан солдатларыбыз өчен шатлыклы( ләкин нинди шатлык, шул сугыш вакытында күпме иптәшләреңне югалту), башларын салып калганнарның әти-әниләре, туганнары өчен рәнҗешле, кан-яшьле 30ел..Арабызда яшәгән гади кешеләр, ләкин сез бүген гади , безнең арада яшәгән, көн иткән кешеләр түгелсез!Сез батырлар, сезгә карап сокланырлык! Әйткән, сөйләгән сүзләрегез кыска, төгәл, хәрбиләрчә! Егетләргә солдат булу - горурлык, егет кеше хезмәт итәргә , Туган илен сакларга тиеш фикерен чыгышларыгызда ассызыклап төшендердегез.Бу очрашу күңелләрдә онытылмас хәтирәләре белән бик озак сакланыр! Кичәне оештыручы һәм алып баручы Клара Хәсәньян кызы кичә барышы белән канәгать! Яшь буынга патриотик тәрбия бирү өчен нәкъ шундый очрашуларның ешрак булуы кирәк түгелме икән!
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1