Чаллы,Казан юлында , керегез безгә, кунак булып китегез дип кул изәп чакырып торган Актаныш!Данлы син Актаныш, матур син Актаныш! Башкортостан -Татарстан! Илеш - Актаныш!Мәңгелек туганлык, дуслык, бердәмлек хисләре бездә! Гореф-гадәтләребез бер, телләребез охшаш, бәйрәмнәребез берүк! Тырыш халкың данлап яши туган җирен!Таңнар, дулкыннар, басмалар һәр җирдә дә бер үк төрле кебек, ләкин сез аларга бары үзегездә генә булган кебек якын , җылы итеп Актаныш басмалары, Актаныш таңнары, Актаныш дулкыннары дип хөрмәтләп эндәшәсез!Әйе, бүген нәкъ " Агыйдел дулкыннары" әдәби-музыкаль төркеме чакыруы буенча Илеш районының " Илһам" әдәби-музыкаль төркеме әгъзалары Актанышта зур иҗади чарада булып кайттылар.Бүген Актаныш халкы район җирлегендә гомер буе иҗат, мәдәният эшен җиң сызганып тартып барган Лилия Гыйлем кызы Шайгарданованың чираттагы китабы туен чын йөрәктән билдәләп үтте.Яши бит шундый кешеләр, аларга нинди генә зурлау, хөрмәтләү сүзләре әйтсәң дә артык булмас кебек.Беренче күрү белән җылылык,итагатьлек бөркеп тора Лилия ханымнан! Бик матур, урынлы котлауларын,теләкләрен җиткерделәр Лилия Гыйлемгә җитәкчеләр, иҗатташ дуслары." Илһам" әдәби-музыкаль төркеме әгъзалары буш кул белән килмәгән; күчтәнәчләребез,котлаулар-теләкләребез, Лилия ханымга багышланган шигъри юллар, китапларыбыз, җитәкчебез Клара Хәлиуллинаның юбилярга үз куллары белән бәйләгән чәчәкле-чуклы яулыгы - нәкъ ут күрше булып яшәгән ике районның иҗат төркемнәре киләчәктә дә шулай бердәм, тату, кунакчыл булып яшәргә тиешләр икәнлеген аңлатты.Очрашулар, күрешүләр булсын ешрак,бүгенге кебек җылы! Безгә сезнең кунакчыл булуыгыз,әллә ничә еллар бергә яшәгән дусларыгыздай күреп каршы алуыгыз бик ошады. Киләсе очрашуларга тиклем дусларыбыз!( Булган тиклем фотоларның иң матурларын , һәрберсе алар бик матур, куярга тырыштым)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Нет комментариев