Бүген Яркәй үзәкләштерелгән китапханәсендә зур тантана! Пар канат булып илле, алтмыш ел кулга - кул тотынып бергә яшәгән, бергә - бергә балалар үстереп, оныклары белән куанып яшәгән, дөньяның ачысын - төчесен бергә үткәреп, бүгенге көндә районыбыз үзәге Яркәйдә матур тормыш белән яшәп ятучы юбилярларыбыз булды бәйрәм түрендә!Әйе, фотоларны карау белән, үз арагызда яшәп яткан бу хөрмәтле парларны тиз үк танырсыз хөрмәтле Яркәйлеләр һәм дә инде бу тантана буласы белдерүне вакытында укый алмаганнар , катнаша алмавыгызга үкенеч тә белдереп куярсыз бераз.Соклангыч бәйрәм булды бүген Яркәебездә. Республикабызның вакытлыча җитәкче вазыйфасын башкаручы Радий Хабировның бүләкләрен тапшырудан башланды тантана! Яшәп китәргә бер почмаклары да булмаган парлар, үз куллары белән дөнья корып, туганнары,дуслары авылдашлары арасында шулай да хөрмәтле, мактаулы шәхесләр булып яшәп ятуы - үзе зур соклангыч күренеш!Илле, алтмыш ел - бик озын гомер еллары, ә шулай да юбилярларыбызның җор телләре аша, бер - берсе белән танышкан, кыз сорап барган көннәре бар нечкәлекләре белән күз алдына онытылмаслык күренешләр булып истә калыр кебек.Котлаулар, матур теләкләр, чәчәкләр - менә бүген безнең сезгә бүләкләребез хөрмәтлеләребез!Туганнары, дуслары, хезмәттәшләренең котлаулары, җылы сүзләре шуны бик тә ачык күрсәтеп торды тантана барышында: гомерләр бушка үтмәгән. Хезмәттә үткән көннәр, матур гаилә тормышы - шундый эзең калсын бу дөньяда якты нур булып! Гаилә елында үткәрелгән бу җылы бәйрәм турында әле бик күп тапкырлар .искә алыныр!"Табынга уртак шатлыклар куелган, бөтен туганнар бергә җыелган. Соңлаган кунак шикелле, яшьлек үзе шушы табынга , килеп керер кебек тоелды", - дип, юбилярларга таза булып, бик күп иртәләрне шулай парлы - парлы булып, бергә каршылауларын теләп каласы килә!( Фотолар азрак, төшереп булмады, котлаучылар күбрәк фотографларга арты белән тордылар, гафү итегез, гел алга чыгып төшереп йөрү кыенрак булды)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 1