Авылыбызның мөхтәрәм кешесе, сугыш инвалиды Хәмидуллин Вәлиулла хакында күптән язарга уйлап йөрдем. Әмма фактлар җитми иде. Ниһаять, Вәлиулланың оныгы Җәлилдән, Рәсилә киленнәреннән мәгълүматлар алдым. Минем күз алдында үзенчәлекле язмыш, гыйбрәтле борылышлар хасил булды... (Эх, шундый мәгълүматларны сугыш ветераны-каһарманы Хәтмулла абзый Мирхәйдәров балалары, оныклары да бирсә иде?!)
Вәлиулла Зиннәтулла улы Хәмидуллин (авыл эчендә аны Вәлла дип йөртәләр иде) 1906 елда Иске Муса авылында дөньяга килә. Хәмидуллиннар гаиләсендә җәмгысе алты бала була: Ибатулла, Әминә, Габидә, Гарифулла (ул заманында Яңа Мусага күчә, кызы Сәидә Аргы яктагы тракторчы Гәрәев Әнвәр Мөлек улына кияүгә чыга), Вәлиулла, Нурулла. Вәлиулла бишенче бала булып туа. Әйтергә кирәк, Хәмидуллиннар авылдагы иң хәлле гаилә исәбендә була. Бу гаиләдә 5-6 ат, 1 сыер, 10 сарык, бихисап кош-кортларлар тотыла. Вәлиулла кече яшьтән әти-әнисенә мал карашып, хуҗалык эшләрендә булышып үсә.
ВӘЛИУЛЛАНЫҢ ӨЙЛӘНҮ ВАКЫЙГАСЫ: ЕГЕТ КЕШЕ БУЛАЧАК ХАТЫНЫ БЕЛӘН ТУЙДА ГЫНА ТАНЫША
Менә Вәлиулла егет чорына да керә, аңа 20 яшь тула. Илдә ыгы-зыгы, гражданнар сугышы бара. Үтә дә тыйнак малайны башлы-күзле итәргә кирәк. Балаларны үстереп, өйләндерү, кияүгә бирү - ата-ана өчен зур бәхет ул. Зиннәтулла карт үсеп җиткән улына булачак килен эзли башлый. Димчеләр Чувалкип авылыннан иләгенә капкач булырлык Закирә Низаметдинова исемле кыз табалар,1903 елгы. Низаметдиновлар гаиләсе, шулай ук, ишле икән: Галмия, Закирә, Арслан, Әбзәл, Ахкәм, Сәдай, Сәгыйть, Сәлимә. Бу нәсел - пимакат оештыручылардан, булдыклы нәсел, киез итек ясыйлар. Вәлиулланың әтисе дә, әңкәсе дә кызны күрәләр, ә малайга булачак хатынын күрсәтмиләр. Ә нигә ул күрергә тиеш? Ата-анага ошагач, баласына да хуш килер. Әткәй-әңкәй шундый карар чыгара: туйны тизрәк оештырырга.
Вәлиулла соңыннан сөйләгән: шундый борчылдым, шундый дулкынландым, курыктым хәтта... Әткәй-әңкәйдән узып булмый. Ниһаять, туй көне килеп җитә. Яшь кияү табын артында гына булачак хатынын тәү тапкыр күрә...
Я. Ходай, бу нинди алиһә?! Вәлиулланың авызы ерыла. Әти-әниләре сайлый белгәннәр икән улларына киленне. Табын артында зәңгәр күзле, ак йөзле, җирән чәчле чибәр кыз утыра. Җирән чәчле кешене гомерендә беренче тапкыр курә яшь егет. Арыш төсендәге чәчле кешеләр дә була икән җир йөзендә? Бер юашка - бер усал, дигәндәй, төшкән килен хуҗабикә вазифасын тиз арада уз кулына ала.
Алдагы елларда Вәлиулла төп йорттан аерылып чыга, яшь гаилә үзаллы яши башлый, нәселдә җирән чәчле балалар дөньяга туа. Вәлиулла белән Закирә 4 бала тәрбияләп үстерәләр: Әмир, 1927 елгы; Зәкия, 1932 елгы, Фәймә. 1936 елгы, Фәнил, 1940 елгы.
Вәлиулла, хәлле гаиләдән булуына карамастан, коллективлаштыру чорында беренчеләрдән булып кохозга керә. Беренче төркем сафында 7 кеше була, шул исәптән Вәлиулла да, күршесе Сафура да исемлеккә язылганнар. Яңа тормыш, яңача яшәү рәвеше үзенә җәлеп итә яшь кешене... Икенче яктан, кулакларны, хәлле крестьяннарны кулга алулар, байлыкларын тартып алулар башлана. Вәлиулла бар малын колхозга тапшыра. Ирекле рәвештә. Аңа, колхозга беренчеләрдән булып керүчегә, репрессия җиле, шулай итеп, кагылмый. Яхшы стратег булган Вәлиулла..
Авылдашыбыз Әнвәр Ситдик улы Вәлиев искә алганча, сугышка кадәр Вәлиулла абзый колхоз умарталыгында хезмәт кылган. Бервакыт председатель булып эшләгән әтисе аны үзе белән умарталыкка алып барган. Вәлиулла абзый председательгә болай әйткән: "Умарталар артты, бал күп алына, шуның белән мәшәкатьләр дә өстәлде. Бер ярдәмче билгеләгез әле!" Ул вакытта тиешле каралган умарталык зур күрсәткечләргә ирешкән, колхозчыларга трудодень өчен бал да бүлеп биргәннәр.
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА КАТНАШУ
Бөек Ватан сугышы башлангач, Вәлиулла сугышка алына. Аларның дивизиясе Казахстан җирендә оештырыла. Ул генерал Панфилов җитәкчелегендәге 316 нчы укчылар дивизиясе сафында була. 1941 елның көзендә аларның дивизиясе Мәскәү шәһәрен саклау өчен сугыш сызыгына керә. Вәлиулла элемтәче вазифасын үти. Сугыштан кайткач, ул андагы хәлләрне беркемгә дә сөйләми. Шулай да, әйтергә кирәк, кайбер очракта хатынына, балаларына күңелендәге булганнарны ачып салган.
Бервакыт Вәлиулла иптәше белән бомба шартлаудан хасил булган чокырга төшәләр. Максатлары - элемтә чыбыгын сузу. Шул вакыт чокыр якында көчле шартлау була. Вәлиулланы җир күмеп китә. Иптәше аны үлгән дип уйлый. Ул хәрби җитәкчелеккә Валиулланың туфрак астында калуы хакында белдерә. Ә командир икеләнә, яңадан барып, үлгәнме-юкмы икәнен карарга, үлсә, гәүдәсен алып кайтырга куша. Шартлау урынын казып карасалар, анда Вәлиулланың тере икәне ачыклана.
Билгеле, Мәскәүне саклау вакытында генерал Панфилов җәрәхәтләнеп үлә. Дивизия саны үзгәртелә. Вәлиулла хезмәт иткән 8 нче дивизиягә Панфилов исеме бирелә. Дошманны куу хәрәкәте башлана. Ржев шәһәре янында Вәлиулла бик каты яралана. Элемтә чыбыгын сузган вакытта, аңа киң аралыкны үтәргә кирәк була. Ярты юлны шуышып бара, ә яртысын йөгереп чыгарга уйлый. Әмма, аякка басуга, дошман пулясы сул аягының тубык сөяген тишеп чыга. Шуңа карамастан, алган авыр яра белән үзенең заданиясен тулысынча үти. Кире юлдан чыкканда, аркасына аталар, ул аңын югалта, егыла, исенә килсә, кырында ике санитар басып тора, Вәлиулла аларның сөйләшкәнен ишетә: “Бу солдатны алыргамы, юкмы?” Шул вакытта яралының ынгырашканы ишетелә. Вәлиулланың бәхетенә каршы, аны башта медсанбатка, ә соңыннан госпитальга озаталар. Вәлиулланың аягында гангрена башлана. Тездән аста аягын кисәләр. Күпмедер вакыт узгач, гангрена көчәя. Яңадан тездән өстә кисәргә туры килә.
1942 нче елның көзендә Вәлиулла инвалид буларак авылга кайта. Яңа тормыш башлана, агач аяк белән. Өстәвенә, кулындагы, аркасындагы җәрәхәтләрнең исәбе-хисабы булмаган. Ул сугыштан алган физик һәм рухи яра белән, яңача, бер аякта яшәргә өйрәнә.
Күпмедер вакыт үткәч, сугыш ветераны колхозда бригадир-счетчик булып эшли. Соңрак авыл умарталыгында хезмәтен дәвам итә. Бер аяклы булуга карамастан, ул ике аяклылар башкара алмаган эшләрне тырышып үти. Мәсәлән, агач аягы белән ул имән агачлары өстенә буш умарталар мендереп куйган. Вәлиулла умарта илләрен арттыра. Бу эшендә аның улы Фанил ярдәм итә. Умартачылыктагы уңышлары өчен, узган гасырның 50 нче еллларында ул ВДНХ күргәзмәсендә катнаша.1969 нчы елны Вәлиуллага хөкүмәт “Запорожец” машинасын бүләк итә. Аның өчен ул Уфада өч ай буе шоферлар курсында укый, транспорт йөртү хокукын ала.
Вәлиулла, эштән туктагач, кул кушырып утырмый. Авыл кешеләре аңа дивар, кул сагатьләрен төзәтергә китерәләр. Ул мондый нечкә эшләрне яратып башкарган.
Вәлиулла соңгы елларына кадәр (ул 1975 елны вафат була) төпчек улы Фәнилдә яши, хатыны Закирә 1981 елның җәендә мәрхүмә була.
ВӘЛИУЛЛА ОНЫГЫ ҖӘЛИЛ ХАТИРӘСЕ
Минем тормышымда Вәлиулла картатайның роле зур булды. Ул табигате белән тыныч кеше иде. Барысын ипләп аңлатыр иде. Минем әткәй Фәнилнең исә икенче холкы. Ул әңкәйне 1963 елның 1 апрелендә Вишневка авылыннан урлап алып кайта. Эш шунда ки, Вишневка авылында Иске Мусадан күченгән күршеләр яшәгән. Ул көнне урамда 30 градус салкын була. Кыз бала туңып үлмәс өчен нишләргә тиеш? Әткәй белән әңкәй, толыпка ябынып, ат чанасына утыралар. Әңкәй - Фәнидә Фәтхелислам кызы, 1941 елда туган. Алар гаиләдә 5 бала үскәннәр. Иске Мусага килен булып төшкәч, фермада савучы булып эшли башлаган. Пенсиягә тиклем шунда эшләде. Алдынгы савучылар рәтендә булды. Өч бала үстерделәр: Җәлил (1965), Фәнисә (1967), Венера (1973). Без бәхетле булып үстек, яхшы укыдык, эшчән булдык. Әткәй гомер буе радиоузелда эшләде. 1980 нче елларга кадәр иртән алтыда радионы барып кабыза иде, кич сүндерә. Әткәебез 2015 елда мәрхүм булды. Әлеге вакытта авылда 83 яшьлек әңкәебез ялгызы тора. Минем хатыным Рәсилә - Абрай кызы.Уфада яшибез. Үстергән ике кызыбыз күптән башлы-күзле булдылар. Хәзер инде безнең оныклар үсә.
Комментарии 7
Изге эш эшлэгэнегез очен,укытучым- Марат абый, сезгэ дэ зур рэхмэтлэрем.