Предыдущая публикация
Ул һәм кызларының кайтканын.
Төн йокысын йоклый алмый көтә,
Сизми хәтта таңнар атканын.
Кайберәүләр газиз әнкәсенең,
Кайтып хәлләрен дә белмиләр.
Үлгәч кенә зыяратка барып,
Каберләрен кочып елыйлар.
Башкаеңны ташка орсаң да син,
Үлгәннәр бит кире кайтмыйлар.
Үлгәч кенә күз яше кирәкми,
Үлгәннәр бит тыныч ятмыйлар.
Кайтарасы иде әнкәйләрне,-диеп,
Күпләр язып куя шигырен.
Без Ходайдан уза алмыйбыз шул.
Озайтырга әнкәй гомерен.
Үлгәч кенә үкенеп,ни файда соң,
Исән чакта кадерен белмәгәч.
Ата-ананың хәлен белер өчен,
Исән чакта кайтып йөрмәгәч.
Көне-төне әрнеп,еласаң да,
Үлгәннәрне булмый кайтарып.
Исән чакта кадерләрен белеп,
Сөйләшергә кирәк утырып.
Фәридә Шаймуратова сүзләре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 8